Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп үзәне – йөрәккә уелган истәлек

Менделеевск шәһәренең 45 еллыгы якынлашу яшь буынга газета битләреннән аның элек нинди шәһәр булуы, өлкән буын өчен кадерле, истәлекле урыннар турында сөйләргә сәбәп. Хатирәләрне искә төшерү өлкән яшьтәгеләрне балачакларына һәм яшьлекләренә алып кайта, күңелләрен җылыта. Хәзерге заманча полиция бинасыннан торак-коммуналь бүлек складларына кадәрге урынның мәктәп үзәне дип аталуын яшь буынга...

Менделеевск шәһәренең 45 еллыгы якынлашу яшь буынга газета битләреннән аның элек нинди шәһәр булуы, өлкән буын өчен кадерле, истәлекле урыннар турында сөйләргә сәбәп. Хатирәләрне искә төшерү өлкән яшьтәгеләрне балачакларына һәм яшьлекләренә алып кайта, күңелләрен җылыта.
Хәзерге заманча полиция бинасыннан торак-коммуналь бүлек складларына кадәрге урынның мәктәп үзәне дип аталуын яшь буынга күз алдына китерүе кыендыр. Элек анда Ушков төзегән ике сыйныфлы училище була. Соңрак ул мәктәп дип атала башлый.
Мәктәп үзәнен химия заводы чигендә урнашкан табигый матурлыгы һәм байлыгы белән аерылып торган оазис белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Төрле якка сузылган куе ботаклы рементлы наратлар үсә, ботаклары буенча тиеннәр йөгереп йөри. Алар кулга ияләшкән була, шул ук мизгелдә синең җилкәңә сикереп төшәләр, берникадәр вакыттан агач башына үрмәлиләр. Үзән елның төрле фасылында да матур булды - кышкы төндә агачларны бәс сарганда да, төнге күктә йолдызлар җемелдәгәндә дә, иртә язда үлән һәм агач яфраклары ачык яшел төстә булганда да.
Эшчән тукраннар армый-талмый агач кайрысын чукыдылар, үзләренә яшәр өчен азык эзләделәр. Яңгыравыклы тукылдау тавышы, кабатланмас серле атмосфера тудырып, төрле якларга тарала иде.
Үзәннең, чыннан да, аерым серләре бар. Кайчандыр монда сигезенче сыйныф укучысы Юра Елабужский җавапсыз мәхәббәттән үзенә-үзе кул салган. Без бу кайгылы урынны әйләнеп узарга тырыша идек. Ә үзәннең башка почмакларында малай-шалайлар штаблар төзеделәр, анда уенчык мылтык, күкерт тутырылган бөкеләр, ата торган пистоннар яшерү урыны булды. Сугышка өндәүче дип аталган җитдирәк кораллар да бар иде. Бу үзән балаларның уйнау һәм мавыгулар өчен яраткан урыны иде. Кызлар куышлы һәм качышлы, малайлар "сугышлы" уйнадылар, үзләрен Чапаев һәм Петька дип күзалладылар. Кыш көне барысы да чаңгыда һәм чанада шудылар.
Кичләрен монда бәхетле парлар йөрергә чыга иде. Заводның инженер-техник хезмәткәрләре дә еш кына табигать матурлыгына сокланырга киләләр иде.
Купец Ушковлар да бу урынга игътибар итми калмады. Аланнарның берсендә кегельбан - коридор белән тоташтырылган, түбәсе чирәп белән капланган ярымтүгәрәк ике башня урнашкан. Купецлар династиясе вәкилләре монда кайчандыр кунаклары белән саф һавада ял иттеләр, кегли уйнадылар. Бу гадәти булмаган корылманы бондюглылар соңрак бутильбан дип атый башлады, соңыннан ул озак еллар ташландык хәлдә булды. Сирәк булса да көтелмәгән яңгырдан качучы яшьләр җыела иде. Аннан башняларны күчерделәр һәм сыра сата торган лареклар итеп үзгәрттеләр.
Бакчачы-мичуринчы Демин йорты үзәннең тагын бер истәлекле урыны булды. Ул чәчәкләргә һәм яшеллеккә чумып утырды, парафиннан ясалган аккошлы тау куышы ясалган иде. Җирле көнкүреш өчен гадәти булмаган бу картина үзенә тартып, җәлеп итеп торды. Йорт артында кискен түбәнгә төшә торган сукмак бар иде. Ул паровоз депосы аша укучыларның мәктәптән өйгә кадәр юлларын сизелерлек кыскартты. Текә һәм бормалы юлдан төшәргә һәркем батырчылык итмәде. Куе үлән үсә торган матур күренешле бу урын кичке вакытта үтеп йөрүчеләрне шиккә сала иде. Шулай итеп, сукмак буйлап төшү егетләр өчен кыюлыкны һәм батырлыкны сынауның үзенчәлекле юлы булды. Еш кына өлкәннәр аннан узарга курыкканда, без, балалык куркуын җиңеп, үз кыюлыгыбызга горурланып үтә идек.
Кыш көне юл тайгак булганлыктан, сукмак шуышып төшү мөмкинлеге белән популярлык казанды.
Түбәнгә төшкәч, малайлар еш кына паровоз депосында тоткарлана, анда паровозлар ремонтлауны, эшчеләрнең лаклавын, йолдызлар ясавын күзәтә иделәр. Шунда ук малайларның уены өчен кирәк болт һәм гайкалар да табыла иде.
Безнең буын өчен мәктәп үзәне Ватан символы иде, ул күңелгә якын һәм аңлашылырлык булды. Фронтта хәрби хезмәттә, Бондюгтан меңләгән километрларда читтә булганда, нәкъ менә шул урыннар искә төшә иде. Бүгенге һәм узган вакытны бәйләүче гасырлар буена үзенчәлекле матурлыгы булган наратлы, кояш нурында балкучы куе үлән түшәлгән аланлы, туган як табигатенең гадилеген һәм гүзәллеген үз эченә сыйдырган бу урын кебек Европаның бер генә пейзажы да минем йөрәгемдә шулкадәр шатлык тудырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары безенћ тарих