Мәктәптә соңгы көн
Җомга көнне район мәктәпләрендә укучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Традиция буенча тантаналы линейка 1 нче мәктәп территориясендә узды. Анда көн геройлары - чыгарылыш укучылары, әти-әниләр, почетлы кунаклар катнашты. Быел 52 укучы 11 нче сыйныфтан чыгарыла сыйныф җитәкчеләре - Н.Горланова һәм О.Красильникова. Тугызынчы сыйныфны 199 бала тәмамлый. Район башкарма комитет...
Җомга көнне район мәктәпләрендә укучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды.
Традиция буенча тантаналы линейка 1 нче мәктәп территориясендә узды. Анда көн геройлары - чыгарылыш укучылары, әти-әниләр, почетлы кунаклар катнашты. Быел 52 укучы 11 нче сыйныфтан чыгарыла сыйныф җитәкчеләре - Н.Горланова һәм О.Красильникова. Тугызынчы сыйныфны 199 бала тәмамлый.
Район башкарма комитет җитәкчесе И.Привалов котлау һәм фатихаларын юллады.
- Сез - безнең киләчәгебез. Барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим. Алда сезне зур тормыш, зур планнар көтә, - диде Игорь Анатольевич.
Мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гайфуллина, директор урынбасары И.Денисова, беренче сыйныф укучылары котлауларга кушылды.
- Минем тормышымда дәрес, тәнәфес, парта буенча күршем башка булмаячак, - диде чыгарылыш укучылары исеменнән чыгыш ясаучы Александр Романов. - Түзем булганнары һәм монда алган тормыш мәктәбе өчен укытучыларыма рәхмәт белдерәм.
Вадим Романов һәм Эмилия Зыятдиновага 2012 елның соңгы кыңгыравын яңгырату хокукы бирелде. Кайчандыр үзләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган ирле-хатынлы Никитиннар, З.Романова, Р.Баһаветдинова үз балаларына сокланып һәм дулкынлану белән карап тордылар.
- Без балаларыбыз өметләребезне акласыннар иде дибез, - дигән фикердә әти-әниләр.
3 нче мәктәпнең чыгарылыш укучылары учреждение янындагы мәйданга тантаналы линейкага тезелде.
11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга карап, укытучылар һәм әти-әниләр күз яшьләрен көчкә тыеп торды.
- Минем 11 Б сыйныфында иң яхшы укучылар. Алар изге күңелле, максатка омтылучан, хезмәт сөючәннәр, - ди сыйныф җитәкчесе, тәҗрибәле остаз Люция Хөснетдинова.
20 чыгарылыш укучысының дүртесе - Влада Петрова, Аида Гулеева, Ләйсән Сабирова, Алина Ювакаева медальгә дәгъва белдерәләр.
- 14 бала химиядән имтихан бирә. Бу фәнне мин аларда 7 нче сыйныфтан укытам. Сез аларга карагыз әле: алар бит төз, озын гәүдәле. Күпләре фәннәрне яхшы үзләштерү өстенә, спорт белән дә актив шөгыльләнә, КВН төрле конкурс, олимпиадаларда җиңүчеләр, - ди ТР Атказанган укытучысы Илсөяр Зиннәтуллина.
- Балаларыбыз ничек үстеләр. Аларга аң-белем биргән, яхшы итеп тәрбияләүдә өлеш керткән укытучыларга рәхмәт, - диләр Резедә Гәрәева һәм Наилә Ювакаева.
Район башкарма комитет җитәкчесе Игорь Привалов исеменнән чыгыш ясаган урынбасар Павел Миронов чыгарылыш укучыларына изге теләкләрен җиткерде.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Зырянова, педагоглар тәбрикләүләргә кушылдылар.
Традиция буенча беренче һәм өлкән сыйныфлар сувенирлар бүләк итештеләр.
Иң яхшы чыгарылыш укучыларына таныклык, Мактау грамотасы, диплом тапшырылды. Мәктәп вальсы белән тантаналы чара тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7200
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4800
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10300
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13400
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика