Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәптә җыелыш

2 нче мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Анда район җитәкчесе И.Привалов, служба һәм бүлек җитәкчеләре катнашты. Мәктәп директоры В.Мельников педагогик коллектив эшчәнлеге, ирешелгән уңышлар турында мәгълүмат бирде. Мәгариф учреждениесе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү. Сыйныф җитәкчесе И.Җиһаншина балага гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә гаиләнең роленә тукталды, ата-аналар...

2 нче мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Анда район җитәкчесе И.Привалов, служба һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.


Мәктәп директоры В.Мельников педагогик коллектив эшчәнлеге, ирешелгән уңышлар турында мәгълүмат бирде. Мәгариф учреждениесе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү.
Сыйныф җитәкчесе И.Җиһаншина балага гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә гаиләнең роленә тукталды, ата-аналар белән берлектә бу темага үткәрелгән чаралар, аларның чыгарылыш укучыларына һөнәр сайлауда зур йогынты ясавын билгеләп үтте.
"Гражданин" сәяси клубы җитәкчесе Г.Бондарева чыгышы үсеп килүче буынның гражданлык аңлылыгын үстерү, чын патриот тәрбияләү, үз хокукларыңны белү һәм аларны тормышта куллану мәсьәләләренә багышланды.
Район башлыгы И.Привалов, чыгышларны йомгаклап, төрле яктан камил һәм әхлаклы гражданин тәрбияләүдә мәктәп, ата-аналар, җәмәгатьчелек белән күмәкләшеп, бер максатта эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлекне ассызыклады. Игорь Анатольевич шушы көннәрдә юбилеен билгеләгән мәктәп директорын тәбрикләде, Мактау грамотасы тапшырды, киләчәктә тагын да яңа казанышларга ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Атааналар ќыелышы