Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бер көн

Декабрь башы, гореф-гадәт буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук алар турындагы тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Менделеевск муниципаль районындагы „Өмет яры“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Замалиева Г. И сәламәтлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучы балалар белән өйләренә килеп «Бәрәкәтлелек» курчагы ясау буенча оста кул дәресләре үткәрде.

Әлеге чараның максаты: баланың кече маторикасын үстерү һәм аның психологик- эмоциональ халәтенә уңай тәэсир итү. Балалар әлеге курчакны зур кызыксыну белән ясадылар, психологны күтәренке кәеф белән озатып калдылар.

Фото халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев