Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«МН» белән Россия көне

«Менделеевские новости» газетасы редакциясендә 3 нче мәктәпнең «Кояшкай» лагерында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәрелде.

Редакциягә сәяхәт
Балаларга редакция буйлап экскурсия оештырылды, аның кысаларында малайлар һәм кызлар үзләрен корреспондент, телетапшырулар алып баручы рольләрендә сынап карадылар һәм газетада нинди эшчәнлек алып барылуы, басма матбугат тарихы белән таныштылар, районканың яңа саны әзерләнүен күзәттеләр, яңалыкларның сайтка һәм социаль челтәрләргә эләгү алгоритмын белделәр, редакциядә кадерләп сакланган элеккеге газета төпләнмәләрен карадылар, хәзерге заманда булган үзгәрешләрне дә күрделәр.

– Районка заман белән бергә атлый, анда яңа мәгълүмати алымнар кулланыла, – дип билгеләде беренче отрядтагы балалар.

– Журналист булу – кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да. Бар җиргә дә өлгерергә кирәк, оператив, аралашучан булу зарур. Безне камерага төшерүләре ошады. Фотосурәтләр һәм экскурсия турындагы яңалыкларны күп кеше караячак. Бу искиткеч, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Амалия Павлова.

Тагын киләчәкбез
Очрашу кысаларында лагерьда тәрбияләнүчеләр «Мин яратам сине, Россия» проектында катнаштылар. Балалар бердәм булып илебез гимнын башкардылар, тематик табышмакларга җаваплар бирделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

– Биредә күңелле һәм мавыктыргыч булды. Тагын киләчәкмен, – дип вәгъдә бирде Кирилл Назаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев