Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«МН»ның махсус проектлары

Истәлекле фотолар һәм күңелгә якын рәсемнәр

Редакциядә “Минем чыгарылыш”, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә балалар рәсемнәре бәйгеләренә йомгак ясалды.

Беренчесе тавыш бирү юлы белән безнең сайтта узды. Иң күп тавышны – 1691, балалар бакчасындагы чыгарылыштан фото урнаштырган Алия Мөбарәкшина җыйды. Ульяна Егорова һәм Динар Әмирҗанов икенче урыннарны бүлештеләр, коллектив вариантта җиңү 8 нче балалар бакчасына эләкте (306 тавыш). Призёрлар безнең партнёрлардан бүләкләргә ия булдылар.

– Мин агымдагы уку елында унберенче сыйныфны тәмамладым, – ди Динар Әмирҗанов, – киләчәк һөнәремне журналистика белән бәйләргә һәм практиканы сездә үтәргә телим. Редакциядә еш булам, биредә тормыш кайный – газета чыгару һәм социаль челтәрләрдә эшләүдән тыш конкурслар, барлык категория кешеләр акцияләр үткәрелә.

Икенче бәйге “Карповчы” ТИС белән берлектә булды. Редакциягә илледән артык эш алынды, алар арасында дүрт яшьлек иң яшь катнашучыдан да. Балалар гаиләләрен рәсемгә төшергәннәр, җылы сүзләр язганнар: “Иң мөһиме – гаилә”, “Тату гаилә” һәм башкалар. Һәрвакыттагыча проектка “Кама таңнары” приюты, 1 нче мәктәп лагеры, Тойгуҗа авыл мәдәният йорты вәкилләре актив кушылдылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Игезәкләр Рәхим һәм Рамзан Мирсәидовлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә әти-әниләре, абыйлары Самир белән бергә тату яшәүләре турында сөйлиләр, әлеге мизгелләрне алар үзләренең рәсемнәрендә чагылдырганнар.

– Гаилә минем өчен – тулы бер дөнья, – дип саный гимназист Эмиль Переин. – Тын Тауда төзелеш бара, мин әтигә булышам, бергә өстәл янына җыелышып әни пешергән ризыклар белән чәй эчкән вакытларда, планнарны тикшергәндә аеруча күңелле.

Каникулда Тойгуҗага әбисенә кунакка килгән Риана Гайфетдинова үзенең уңышларын әнисенә һәм энекәшенә багышлый. Кыз сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, волейбол уйный, инглиз телен тирәнтен өйрәнә.

– Тойгуҗа клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә чара үткәрелде, минем рәсемне сезнең конкурска алдылар, катнашуы күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев