Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • «МН»ның «Түтәлдәге могҗизалар» бакчачылар бәйгесен менделеевлы Зөлфия Юзеева дәвам итә

    Аның Тын Таудагы участогында яшелчә һәм җиләк-җимеш бихисап.

    — Бакча урыны кояшлы, туфрагы уңдырышлы, — дип сөйли хуҗабикә. — Бары тик тырышлык, үзвакытында тәрбияләү һәм уңыш саны белән дә, сыйфаты белән дә шатландырачак.

    З. Юзеевада агымдагы елда помидор мулдан, алар арасында 1223 грамм авырлыктагы гигантлар да бар.

    «Түтәлдәге могҗизалар» бәйгесендә теләгән һәркем катнаша ала. Сезнең бакча участокларында үскән гадәти булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең фотсурәтләрен редакциягә юллый аласыз. Аларны paradox_12@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!

    Фото респондент архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: