Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Могҗиза көтүнең тугыз ае

    "Өмет яры" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "РИТЭК" ААҖнең грант яклавын алган "Могҗиза көтүнең 9 ае" социаль проекты тормышка ашырыла. Үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясе ярдәмендә психологлар тарафыннан медик-социаль куркынычлык төркеменнән йөкле хатын-кызлар ачыкланды. Булачак әниләр белән турыдан-туры эш аларның психик-эмоциональ хәлен өйрәнүгә юнәлдерелгән диагностикадан башланды. Эш процессында ком терапиясе һәм...

    "Өмет яры" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "РИТЭК" ААҖнең грант яклавын алган "Могҗиза көтүнең 9 ае" социаль проекты тормышка ашырыла.
    Үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясе ярдәмендә психологлар тарафыннан медик-социаль куркынычлык төркеменнән йөкле хатын-кызлар ачыкланды. Булачак әниләр белән турыдан-туры эш аларның психик-эмоциональ хәлен өйрәнүгә юнәлдерелгән диагностикадан башланды.
    Эш процессында ком терапиясе һәм ком белән рәсем ясау техникасы кулланылды. Бу ысулларның нигезендә кеше үзен күрсәтә һәм эчке дөньясын өйрәнә алырлык ирекле һәм якланган киңлек ята. Тәҗрибәне һәм борчылуларны, еш кына аңлашылмаганнарын һәм хәвефлеләрен дә, күзгә күренүче һәм сизелүче образларга әверелдерә алу, иҗади потенциалны тормышка ашыру мөмкинлеге бирелә.
    Йөкле ханымнарны аңлы рәвештә ана булуга психологик әзерләүгә шулай ук киеренкелекне бетерү техникасына өйрәтү, эмоциональ торышны көйләү, ата-аналарның компетентлыгын күтәрү буенча шөгыльләр, психогимнастика, иҗади эшчәнлек формалары керә. Авырлы хатыннарның эмоциональ торышын нормальләштерү сенсорлы җиһазлар кулланып үткәрелә, яктылык, төс, тактиль стимулларның, релаксацияләүче музыканың нерв системасына комплекслы тәэсире күрсәтелә.
    Комнан рәсем ясау, ком терапиясе һәм сенсорлы җиһазлар ярдәмендә йөкле хатыннарның психофизиологик һәм эмоциональ торышын гармонияләштерүгә ирешелә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: