Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Монайдан «Кош оҗмахы»

Артём Мессеев Мәскәүдә авыллар инициативалары форумында «Кош оҗмахы» проектын тәкъдим итте.

Мәскәүдә авыллар инициативалары форумында «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия халык фронты проектында катнашучылар авыллар территорияләрен үстерү буенча йомгаклау бизнес-программасын тәкъдим иттеләр. Аны Россия авыл яшьләре союзы оештырды. Чара «Алтын көз-2019» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды. Уңышлы үсеш территориясе проектларына арасында Ленинград, Төмән, Рязань, Нижегород, Владимир, Новосибирск, Алтай һәм Краснодар өлкәләре бар. Әлеге исемлектә Менделеевск районының Монай авылы тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы да бар.

Артём Мессеев сүзләренчә, «Кош оҗахы» проекты, кече бизнеска өйрәнү буенча, үзендә крестьян (фермерлык) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны, белем мәйданчыгын һәм коворкингны булдыруны күздә тота.

Моннан тыш, туристлык объектларын төзү һәм инфраструктура үсеше планлаштырыла. Аның активистлары табигый ресурсларны сакчыл куллану идеяләрен һәм икенчел чималны сортларга аеруны хуплыйлар.

Үсеш командасы Россия яшьләр грантын алды. Бу уңайдан кош үрчетү буенча яшь гаиләләрне өйрәтү күздә тотыла.

Презентациия йомгаклары буенча экспертлар ничек итеп финанс юнәтү һәм яклау табу, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына керү турында сөйләделәр, һәр командага мөһим киңәшләр бирделәр

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының пресс-службасы материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев