Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мәрхәмәтлелекнең чиге юк

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең район форумы узды. Анда социаль партнерлар, Алабуга балалар йорты вәкилләре катнашты. Очрашуга килүчеләр Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның кул эшләреннән күргәзмә белән таныштылар,эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Макаров район башлыгы исеменнән форумда катнашучыларны сәламләде, бала тормышында...

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең район форумы узды. Анда социаль партнерлар, Алабуга балалар йорты вәкилләре катнашты.

    Очрашуга килүчеләр Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның кул эшләреннән күргәзмә белән таныштылар,эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге булдырылды.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Макаров район башлыгы исеменнән форумда катнашучыларны сәламләде, бала тормышында гаиләнең әһәмиятен ассызыклады һәм тәрбиягә бала алган олы йөрәкле менделеевлыларга рәхмәт белдерде.

    Опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльвира Вергасова сүзләренчә, 2016 елның 10 нчы гыйнварына ятим һәм караучысыз калган балалар ­ 96, шул исәптә 6 инвалид бала. Тәрбиягә бала алган 16 гаиләдә 35 ятим исәпләнә. Өчесе күп балалы: Самариннар гаиләсендә 10 бала, Никитиннар һәм Пономаревларда өчәр. Алты гаиләдә караучысыз калган икешәр сабый тәрбияләнә. 48 опекун гаиләсендә 61 бала яши, 28 бала ашатучы-эчертүчесе булмауга пенсия ала.

    Алабуга балалар йорты педагог-психологы Любовь Исаева чыгышы тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе эшендә инновацион алымнар куллануга багышланды. Тәрбиягә бала алучы ата-аналар һәм опекуннар Советы рәисе Гөлнара Таһирова Совет эшчәнлеге турында сөйләде һәм әлеге темага үзе язган шигырен укыды.

    Форумда тәрбиягә бала алган Самариннар һәм Пономарёвлар гаиләләре (Ижевка авылы) турында видеороликлар тәкъдим ителде. Чара Таһировлар, Зыковлар, Мөбәрәкшиннар, Никитиннар, Стрелковлар гаиләләренең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: