Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөселманнарның изге бәйрәме

Үзәк мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан җәмигъ вәгазе иртәнге дүрттә башланды.

Ә хөрмәтле абыстайлар инде сәгать икедән үк аяк өстендә булдылар – төп сый – коймак пешерделәр.

Күмәкләшеп намаз укыганнан соң менделеевлыларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.

– Диннәр төрле булса да, бөек Тәңрегә ышану уртак, – диде ул. – Нәкъ шул ышаныч безгә иминлек хакына иҗат итәргә, татулыкта яшәргә ярдәм итә. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, һәр йортка җылылык һәм мәхәббәт телим.

Аннан соң җыелганнар күптән түгел дөньядан киткән Асия абыстай Шакированың һәм Бәзәкә мәчете имам-хатибы Мансур Гәрәевның рухларына багышлап дога укыдылар.

Иртәнге җидедән махсус билгеләнгән урында корбан чалу башланды.

– Без Алабугадан килдек, – дип бүлешә Равия Маликова, – сезнең мәчеттәге чараларда беренче тапкыр булдык. Тәүге оныгыбыз туу хөрмәтенә корбан чалабыз.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева да әнисе белән бергә әлеге процедураны башкаруын әйтте.

– Гасырлар дәвамында хөрмәтләнүче Корбан бәйрәме рухи яктан чистарынуны, традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итүне символлаштыра, – диде Ләйсән Камилевна.

Көннең икенче яртысында мәчет территориясендә балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев