Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәсьәләләр тикшерелде, карарлар кабул ителде

Лариса Кривилёва Дүшәмбе көнне Игорь Привалов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы булды. Халык сайланучылары беренче чиратта 2012 елга Россия ЭЭМнең район бүлеге эшчәнлеген тикшерделәр. Бүлек начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков сүзләренчә, узган елда 418 җинаять теркәлгән, бу 2011 елга караганда 17,7 процентка кимрәк. - Җинаятьләр урлаулар, талаулар, янаулар саны кыскару...

Лариса Кривилёва
Дүшәмбе көнне Игорь Привалов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы булды.
Халык сайланучылары беренче чиратта 2012 елга Россия ЭЭМнең район бүлеге эшчәнлеген тикшерделәр.
Бүлек начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков сүзләренчә, узган елда 418 җинаять теркәлгән, бу 2011 елга караганда 17,7 процентка кимрәк.
- Җинаятьләр урлаулар, талаулар, янаулар саны кыскару хисабына кимеде, - диде ул.
Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны да кимеде.
Докладны тикшерү барышында депутатлар ЭЭМнең район бүлеге тарафыннан 2012 елга Россия һәм Татарстан Президентлары куйган бурычлар комплексының үтәлүен билгеләделәр.
Шуның белән бергә, кайбер проблемаларга игътибарны юнәлттеләр: исерек килеш (28 дән 96 га), балигъ булмаганнар тарафыннан, урамда (узган елның шул чорыннан 48,3 процентка артык) кылынган җинаятьләрнең артуына.
Җинаятьчелек дә-рәҗәсен киметүгә, гражданнарның тулы күләмдә конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итүгә, икътисадый куркынычсызлыкка һәм хокук бозуларны профилактикалауга шартлар тудыру максатында район Советы карарлар кабул итте (2 нче биттә һәм http://mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Менделеевск районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәкъдиме белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Лилия Мөхәммәдиева чыгыш ясады.
Депутатлар бертавыштан карар проектын расладылар (2 нче биттә һәм http://mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Татарстан Рес-публикасының 76 нчы маддәсе, Менделеевск муниципаль районы Уставының 29 нчы маддәсе нигезендә халык сайланучылары бертавыштан ТР Дәүләт Советына закончалык инициативасы тәртибендә "Менделеевск муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында" аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чик-ләренә үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проекты буенча карар кабул иттеләр.
- Әлеге процедура Менделеевск шәһәре чикләрен киңәйтү өчен кирәк. Чикләр Бәзәкә, Тихоново, Яңабирде җирлекләре чикләре үзгәрү хисабына үзгәрәчәк. Менделеевскины киңәйтүгә тәкъдим ителгән гомуми җир участогы 372,94 га тәшкил итә, - дип комментарий бирде җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова (карар http://mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Аннан соң кайбер бюджет сферасы учреждениеләренең электр белән тәэмин итү объектларын дәүләт милкенә тапшыру һәм Фомин урамының 7 нче йортында урнашкан 16 кв.м. мәйданлы бинаны устав эшчәнлеге төрләрен башкару өчен "Менделеевск-сервис" унитар предприятиесенә түләүсез тапшыру турында карарлар кабул ителде (http://mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшереп, депутатлар район гимны яңгыравында эшләрен төгәлләделәр.
Шул ук көнне җирле үзидарә шәһәр Советының чираттагы утырышы булды.
Депутатлар көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәлә буенча карарлар кабул иттеләр (http://mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла):
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының "Менделеевск шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставы проектын раслау турында.
2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының "Менделеевск шәһәре" муниципаль берәмлегендә муниципаль служба турында Положениене раслау турында.
3. Аерым муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү турында инициатива тәкъдим итү турында.
4. "2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәре бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында.
Утырышны шәһәр Советы рәисе Игорь Привалов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми

2
X