Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мәсьәләләрне – контрольгә

    Район башлыгы Игорь Привалов, муниципалитет службалары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, җирле депутатлар катнашында песәй авылы җирлегендә һәм Тын Тау бистәсендә халык җыеннары үтте. Очрашу барышында песәйлеләр каты көнкүреш калдыкларын җыюга килешү төзү, суга акча җыю, мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә балаларны урнаштыру, күпбалалы гаиләләрне торак сертификаты белән тәэмин итү, Песәй һәм...

    Район башлыгы Игорь Привалов, муниципалитет службалары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, җирле депутатлар катнашында песәй авылы җирлегендә һәм Тын Тау бистәсендә халык җыеннары үтте.
    Очрашу барышында песәйлеләр каты көнкүреш калдыкларын җыюга килешү төзү, суга акча җыю, мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә балаларны урнаштыру, күпбалалы гаиләләрне торак сертификаты белән тәэмин итү, Песәй һәм Татар Сарсазы авылларының аерым урамнарына вак таш һәм асфальт түшәү, балалар тудыру йорты ябылу һ.б. проблемалы мәсьәләләрне күтәрделәр.
    Район башлыгы җирле үзидарә белән берлектә "Үзара салым" программасы ярдәмендә аларның кайберләрен хәл итү мөмкин булуын ассызыклады һәм, референдум җыеп, шул программага керүне хәл итәргә тәкъдим ясады.

    Тын Тау бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу коррекция мәктәбендә булды.
    Анда җыелганнар маршрут автобуслары хәрәкәтен тәртипкә салу, тукталыш павильоннары урнаштыру, игъланнар ябыштыру өчен махсус такталар булдыру, яшьләрнең мотоциклда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урам буйлап зур тизлектә чабулары, урамнарны яктырту һ.б. мәсьәләләрне күтәрделәр.
    Игорь Анатольевич халык җыеннарында әйтелгән мәсьәләләрнең барысының да теркәлеп баруы һәм киләсе еллар планына кертеләчәге турында ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: