МТС Татарстан районнарын 4G челтәренә тотты
812
0
0

МТС операторы Татарстанда 4G челтәрен төзүдә рекордлы тизлекне җыйды. 2017 елның июненнән МТС республиканың 16 шәһәрендә, 35 бистәсендә һәм авылларда 4G стандартлы 160тан артык база станцияләре төзелешен башлады. Шул исәптән 4G-интернет Менделеевск районында яшәүчеләргә дә якынайды. Компаниядә хәбәр итүләренчә, яңа 4G база станцияләре Тукай, Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт, Биектау, Түбән...
МТС операторы Татарстанда 4G челтәрен төзүдә рекордлы тизлекне җыйды. 2017 елның июненнән МТС республиканың 16 шәһәрендә, 35 бистәсендә һәм авылларда 4G стандартлы 160тан артык база станцияләре төзелешен башлады. Шул исәптән 4G-интернет Менделеевск районында яшәүчеләргә дә якынайды.
Компаниядә хәбәр итүләренчә, яңа 4G база станцияләре Тукай, Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт, Биектау, Түбән Кама, Питрәч, Балтач, Кукмара, Югары Ослан, Лениногорск, Чистай, Арча, Алексеевск, Менделеевск, Әгерҗе һәм Баулы район үзәкләрендә һәм торак пунктларында барлыкка килгән. 4G челтәренең гомуми мәйданы 300 меңнән артык кеше яшәгән территорияләргә киңәйтелгән.
Яңа төзелешләр башланудан тыш, 4G элегрәк барлыкка килгән шәһәрләрдә аның сыйфаты арткан. Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Бөгелмәдә яшәүчеләргә мобиль җайланмалардан Интернетка чыгу хәзер тагын да уңайлы, бу шәһәрләрдә 4G челтәреннән 80% халык файдалана ала.
3G стандартлы элекке мобиль элемтә буыны белән чагыштырганда, 4G челтәре Интернетка югарырак тизлек белән тоташырга мөмкинлек бирә, һәм ул ышанычлырак та. Аның ярдәмендә мобиль телевидение һәм онлайн-видеоны HD-сыйфатта карарга, радио, подкастлар һәм музыканы онлайн режимда тыңларга, "авыр" файлларны тиз йөкләргә һәм җибәрергә, әсбаплар, интернеттагы документлар һәм онлайн-уеннар куллануны тизәйтергә була.
МТСның Татарстан Республикасындагы директоры Марат Шакиров билгеләп үткәнчә, 2017 ел МТС өчен куәтле төзелеш чоры булды. Компания Татарстан бистәләре һәм авылларында югары тизлекле интернет географиясен киңәйтү, Казан һәм Чаллыда "келәмле" биләмә булдыру максатын куйды. Бу абонентларның мобиль интернет сыйфатына һәм тизлегенә карата булган югары таләпләренә җавап бирергә мөмкинлек тудыра. "Бу ел башыннан без МТС 4G мобиль интернетының югары тизлекле стандарты таралган территорияләрне киңәйтүгә ирештек. Элек МТСтан 4G белән Татарстанда яшәүчеләрнең 55 проценты файдалана алган булса, хәзер бу челтәр республика халкының 70 процентына ачык. Алга таба без бу күрсәткечләрне арттырачакбыз", - диде Марат Шакиров.
МТС челтәренең киңәюе 3G стандартына да кагыла, бу елның башыннан МТС шәһәрләрдә 80, авыл һәм бистәләрдә 15 база станциясе урнаштырган.
Тарифлар, акцияләр, актуаль биләмәләр турында тулы мәгълүматны һәрвакыт tatarstan.mts.ru сайтында һәм МТС салоннарында алырга мөмкин. МТС тарифлары һәм мәгълүмат җиткерү хезмәтләренә тариф опцияләре, абонентның 2G, 3G яисә 4G челтәрендә теркәлүенә карамастан, бердәм.
.jpg)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2300
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9400
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7100
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.18500
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5300
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12000
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.18500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14200
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84