Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мул терлек азыгы – имин кышлату

    Дүшәмбе көнне район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе булды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Корниенко катнашында район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин үткәрде. Бәйрәм өчен рәхмәт Р.Хәбибуллин көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл итүне күрше Удмуртия республикасының Можга шәһәрендә узган Сабан туе йомгаклары турында мәгълүматтан башлады, район җитәкчесе...

    Дүшәмбе көнне район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе булды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Корниенко катнашында район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин үткәрде.
    Бәйрәм өчен рәхмәт
    Р.Хәбибуллин көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл итүне күрше Удмуртия республикасының Можга шәһәрендә узган Сабан туе йомгаклары турында мәгълүматтан башлады, район җитәкчесе Игорь Привалов исеменнән чараны оештыручыларга, иганәчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
    - Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. Можга шәһәре башлыгы Сергей Пантюхин менделеевлыларга Сабан туен оештыруда һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.
    Төзелеш күзәтү астында
    Район территориясендә төзелә торган объектларга дәүләт төзелеш күзәтчелеге нәтиҗәләре турында Төньяк-көнчыгыш территориаль органы белгече Венера Дәүләтшина мәгълүмат бирде.
    Ул билгеләп киткәнчә, инспекциянең төп бурычы булып төзелештә катнашучылар тарафыннан техник регламент таләпләрен һәм проект документациясен бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау тора.
    Капиталь төзелеш объектларының куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү максатында торак-гражданлык һәм производство билгеләнешендәге сигез объект күзәтү астында. Алар исәбендә - Тукай урамындагы 275 фатирлы йорт, аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү комплексының завод идарәсе, 1 нче урта мәктәпкә янкорма һәм Татарстан урамында тышкы инженерлык челтәрләре белән 28 фатирлы биш катлы торак йорт.
    2011 елда җиде объектта 29 тикшерү үткәрелде. Алар нәтиҗәләре буенча 19 күрсәтмә бирелде, 18е буенча кимчелекләр бетерелде. Ачыкланган административ хокук бозулар буенча 26 беркетмә төзелде, 26 карар чыгарылды. Штрафлар суммасы 405 мең сум тәшкил итте.
    Эш анализы күрсәткәнчә, төзелештә катнашучылар нигездә төзелеш закончалыгы таләпләрен үтиләр, ә хокук бозулар үз вакытында бетерелә.
    2012 елның беренче яртысында өч объект тикшерелде, хокук бозуларны бетерү буенча ике күрсәтмә бирелде. Салынган штраф күләме 20 мең сум булды.
    - Бурыч - шәһәр төзелеше дисциплинасын тиешле дәрәҗәдә тоту, - дип кисәтте Р.Хәбибуллин, төзелеш оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
    Районканы һәр гаиләгә
    - Агымдагы елның икенче яртысына районның вакытлы матбугат басмаларына подписка кампаниясе төгәлләнергә бер атна кала, - дип яңгырады "Татмедиа" ААҖ филиалының "Менделеевск" мәгълүмат үзәге" директоры Лариса Кривилёва чыгышында. - 25 июньгә "Менделеевские новости" һәм "Менделеевск яңалыклары" газеталары тиражы 2350 данә тәшкил итә яки 2012 елның беренче яртысы дәрәҗәсенә 50%.
    Әбүнәчеләрнең алгы сафында ветераннар кала. Шәһәр мәктәпләрендә һәм яшьләр клубларында язылу сүлпән оештырылган. Бу эштә укытучылар коллективлары да, яшьләр белән эшләү буенча белгечләр дә ярдәм күрсәтми. Ә нәкъ менә район газетасы дискуссияләр өчен мәйданчык, патриотизм, кече ватанга мәхәббәт тәрбияләү буенча сәяси шөгыльләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрүдә төп информатор була алыр иде. (Подпискага йомгак киләсе санда ясалачак).
    - Вакыйгалардан хәбәрдар булыр өчен, район газетасын һәр гаилә алдырырга тиеш. Анда җитди аналитик материаллар, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат, район тормышына гына түгел, Татарстанга да кагылышлы хәбәрләр бар, - дип билгеләде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Корниенко.
    Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин район газетасын яклап үз фикерен әйтте.
    Бурыч - терлек азыгын җитәрлек әзерләү
    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләү барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин сөйләде.
    Малларны кышлату өчен 6656 т печән, 22030 т сенаж, 63,1 т яфраказык, 30640 т силос яки бер шартлы башка исәпләгәндә 2,6 ц азык берәмлеге әзерләргә кирәк.
    Бүгенге көнгә 1170 т печән (планның 18%ы) җыелган, чокырга 22030 т сенаж салынган (11%).
    И.Мөхәммәтгалиев, "Кама" колхозы" хуҗалыкларында азык әзерләү кызу темплар белән бара.
    Әйтелгәннәрне анализлап, Рөстәм Хәбибуллин барлык милек формасындагы предприятиеләр җитәкчеләрен авыл халкына яфраказык әзерләүдә шефлык ярдәме күрсәтергә чакырды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: