Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мунча эшли, ләкин юыну көннәре чират буенча

    Гомумшәһәр мунчасында косметик ремонттан соң хатын-кызлар бүлеге эшен яңартты. - Финанс хәле катлаулы булуга карамастан, мунчада ремонт эшләре башкаруга мөмкинлекләр таптык. Мунча хезмәте күрсәтүнең керемгә караганда чыгымнары күп булса да, бинаны ремонтлау дәвам итәчәк. Яңа мунча төзелеп куллануга тапшырылгач халык ихтыяҗы канәгатьләнер дип ышанам, - дип белдерде район җитәкчесе Валерий...

    Гомумшәһәр мунчасында косметик ремонттан соң хатын-кызлар бүлеге эшен яңартты.
    - Финанс хәле катлаулы булуга карамастан, мунчада ремонт эшләре башкаруга мөмкинлекләр таптык. Мунча хезмәте күрсәтүнең керемгә караганда чыгымнары күп булса да, бинаны ремонтлау дәвам итәчәк. Яңа мунча төзелеп куллануга тапшырылгач халык ихтыяҗы канәгатьләнер дип ышанам, - дип белдерде район җитәкчесе Валерий Чершинцев, башкарылган эшләрнең сыйфаты белән танышу барышында.
    Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, мунча мөдире Алсу Давыдова халык яшәешен кайгыртулары өчен район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр.
    - Мунчаның хатын-кызлар залында ремонт эшләре агымдагы елның 22 апрелендә башланды. Анда чабыну бүлмәсен, түшәмне яңарттылар, ишекләрне һәм тәрәзә яңакларын буядылар. Бүгенге көндә ир-атлар залында түшәм һәм чабыну бүлмәсе алыштырыла. Ике бүлмәдә дә ремонт эшләре төгәлләнгәч, бинаның торбаларын, краннарны, канализацияне ремонтлау күздә тотыла. Аерым номерларда коры пар өчен электрокаминнар урнаштырылачак. Халыкка мунча хезмәте күрсәтү дәвам итә, әлегә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен юыну көннәре чират буенча, - ди Алсу Мирзануровна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: