Наилә апа Мөхәмәтдинова Сталинның үзе белән сөйләшкән
Безгә бу турыда уникаль шәхес - районның беренче машина йөртүче хатын-кызы, тыл ветераны Наилә Мөхәмәтдиновна Мөхәмәтдинова 90 яшьлек юбилее көнендә сөйләде. - Вакыйга 1942 елда, Мәскәү астындагы сугышларның иң кызган мәлендә булды. Миңа безнең химзаводта чыгарылучы снарядлар өчен төтенсез дарыны башкалага илтү йөкләнде. Ул вакытта мин Бондюг автоколоннасында машина йөртүче...
Безгә бу турыда уникаль шәхес - районның беренче машина йөртүче хатын-кызы, тыл ветераны Наилә Мөхәмәтдиновна Мөхәмәтдинова 90 яшьлек юбилее көнендә сөйләде.
- Вакыйга 1942 елда, Мәскәү астындагы сугышларның иң кызган мәлендә булды. Миңа безнең химзаводта чыгарылучы снарядлар өчен төтенсез дарыны башкалага илтү йөкләнде. Ул вакытта мин Бондюг автоколоннасында машина йөртүче булып эшли идем, уйлап та тормыйча, ЗИСымның руле артына утырдым. Хәрби продукцияне катгый билгеләнеше буенча һәм тиешле срокта илтеп җиткердем. Биремне үтәвем турында Иосиф Сталинга шәхсән хәбәр иттем. Ул куркыныч йөкне бернинди озатусыз алып баруыма гаҗәпләнде, кайтыр юлга ике солдаттан сак билгеләде, - дип сөйли Наилә апа.
- Минем әнием - батыр хатын. Һәркем дә шофёр һөнәрен сайларга җөрьәт итмәс иде. Ә ул 17 яшеннән 44 ел дәвамында илебезнең иксез-чиксез киңлекләрен иңләде, үз эшен җаваплы һәм намуслы башкарды. Рульдән төшкәч тә, транспорт предприятиесендә механик булып эшләде, - дип бүлешә улы Ринат Маратович.
Ринат үзе дә батыр әнисе сукмагыннан киткән, шофёр һөнәрен сайлаган. Лаеклы ялга чыкканчы АТПдә автобус йөртүче булып эшләгән.
- Язмыш әнигә мәрхәмәтле булды. Мөгаен эшсез утыра алмаганга, актив яшәү рәвеше алып барганга, әйләнә-тирәдәгеләргә киңәшләре белән дә, эшләре белән дә ярдәм иткәнгәдер. Һәм ул бүген дә, өлкән яшенә карамастан, көр күңелле, аек акыллы, йорт мәшәкатьләрен башкарырга тырыша, - ди улы.
- Күбрәк хәрәкәтләнер өчен, идәнне дә үзе юа, - дип өсти яраткан килене Галина Сергеева.
Галина Салиховнаны менделеевлылар яхшы белә. Ул озак еллар үзәк больницада акушерка булып эшләде. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге фидакарьлеге һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен быел РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Истәлекле дата уңаеннан юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина тәбрикләделәр.
Алар Наилә Мөхәмәт-диновага чәчәк букеты һәм район башлыгы Игорь Приваловтан бүләк белән Россия Президентының исемле открыткасын да тапшырдылар. Сугыш һәм тыл ветераннарына мондый адреслы котлау - тормышлары һәм сәламәтлекләре бәрабәренә җирдә тынычлыкны яклаганнары өчен тирән хөрмәт билгесе.
Бу көнне предприятие ветеранын АТП хезмәткәрләре дә онытмады. Алар коллектив исеменнән Наилә Мөхәмәтдиновнаны юбилее белән тәбрикләделәр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм оптимизм теләделәр.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.7800
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.6500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.8300
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9100
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.7100
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.9200
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.9600
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.8600
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр7200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.11300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика