Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наилә Васильева – шәһәрнең "бриллиант кәләше"

Менделеевск кызы Наилә Гафарова "Бриллиант кәләш" Бөтенроссия конкурсының зона турында шәһәр вәкиле буларак катнашты. - 2012 елда кияүгә чыккан теләсә кайсы кыз анда катнаша ала иде, - дип сөйли ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гудовская, - без Наиләгә мөрәҗәгать иттек һәм ул ризалашты. Чаллыда узган зона этабында Казан, Лаеш, автошәһәр һәм...

Менделеевск кызы Наилә Гафарова "Бриллиант кәләш" Бөтенроссия конкурсының зона турында шәһәр вәкиле буларак катнашты.
- 2012 елда кияүгә чыккан теләсә кайсы кыз анда катнаша ала иде, - дип сөйли ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гудовская, - без Наиләгә мөрәҗәгать иттек һәм ул ризалашты.
Чаллыда узган зона этабында Казан, Лаеш, автошәһәр һәм Менделеевск кәләшләре катнашты. Районыбыз вәкиленең хуплау төркемендә ире Олег, күпсанлы дуслары һәм туганнары булуы аны башкалардан аерып торды. Нәкъ менә шул фактор Наиләгә "Кунакчыл кәләш" биремен лаеклы үтәү мөмкинлеге бирде.
- Иренең яраткан ризыгын әзерләп, шуны тәкъдим итәргә, образ булдырырга кирәк иде, - дип сөйли Гөлнара Сәетҗановна.
Наилә сәхнәгә мәшһүр Сөембикә костюмында чыкты, татар һәм рус телләрендә сәламләде, ире күтәреп чыккан хуш исле, тәмле бәлешне шигырь юллары белән тәкъдим итте.
Аның чыгышы модалы басма редакторы, узган елгы бәйгедә җиңүче Чаллы кызы Гүзәл Иванова, данлыклы ресторан шеф - пешекчесе составындагы жюрида яхшы тәэсир калдырды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль - матурлык конкурсы булмаганлыктан анда катнашучылар аерым стандартларга тәңгәл килергә тиеш түгел. Аның максаты - гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә институтын ныгыту, талантлар эзләү.
Кияүгә чыккан хатын статусын һәм яңа фамилиясен Васильева Наилә 2012 елның сентябрендә ала. Моңа кадәр алар Олег белән 10 ел очрашалар.
- Бу вакыт эчендә безнең мөнәсәбәтләр ныклыкка тикшерелде билгеле. Безне ерак ара, төрле хәлләр аерып торды, авырлыклар да булды, - ди кыз. - Минем өчен әти-әниләр Галина Тарасовна һәм Әсхәт Җиһангәрәевич - гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге. Без дә Олег белән шулай бер-беребезне яратырбыз, аңларбыз һәм ярдәм итәрбез дип ышанам.
Ул дүрт ел буена үзәк шифаханәдә процедура кабинеты шәфкать туташы булып эшләгән. Ә хәзер ул Казанда яши һәм эшли. 19 апрельдә Наилә "Бриллиант кәләш" конкурсының республика турында катнашачак. Бәйгедә катнашучыларны җитди сынаулар көтә.
Без вакыйгалар барышын күзәтеп, газета укучыларга мәгълүмат бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга