Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркомания: туннель азагында яктылык бар

Наркоманиядән дәваланып буламы? Бу сорауга элеккеге героин наркоманы өлешчә җавап бирде. Без аның 2008 елгы тәүбәсен газетабызның 22 һәм 29 августтан 62 һәм 64 нче саннарында бастырып чыгардык. Без язма героеның язмышын еллар дәвамында күзәттек һәм күптән түгел аның белән кабат очраштык. Бу катлаулы булмады. Ул Менделеевскида туган, наркоүзәктә яшәү...

Наркоманиядән дәваланып буламы? Бу сорауга элеккеге героин наркоманы өлешчә җавап бирде. Без аның 2008 елгы тәүбәсен газетабызның 22 һәм 29 августтан 62 һәм 64 нче саннарында бастырып чыгардык. Без язма героеның язмышын еллар дәвамында күзәттек һәм күптән түгел аның белән кабат очраштык.

Бу катлаулы булмады. Ул Менделеевскида туган, наркоүзәктә яшәү мәгънәсен табарга ярдәм иткән дуслары, якыннары биредә яши. Бу максатта теләк һәм рух көче булдыра алмаган, шуның белән сәламәтләнүгә юлын бикләгәннәр дә биредәге зиратка күмелгән. Наркоманнарны дәвалау кирәкме, чөнки теләсә кайсы мизгелдә алар ычкынып китеп, кабат искегә кайтырга мөмкиннәр бит? Дәүләт һәм әти-әниләре тарафыннан аларга тотылган акчаларны җилгә очыру булмасмы? Наркоманиядән дәвалану мөмкинме? Шул сорауларны сигез ел "чиста"лык стажы булган әңгәмәдәшебезгә юлладык.
- Наркоман - ул авыру кеше, теләсә нинди очракта да аны дәваларга кирәк. Әмма тәнен генә түгел, бәлки Аллаһка ышаныч юлы белән күңелен дә. Әмма, кабатлап әйтәм, нәтиҗә пациентның теләгенә һәм рух көченә бәйле. Эйфория, җиңеллек һәм "бер генә тапкыр татып карау" теләге турында теңкәгә тиючән искәртүләрдә күренгән наркоманиягә, алкогольгә, тәмәкегә психик бәйлелек ун елдан соң да тулаем юкка чыкмый. Әмма бу теләкне кызыклы эш һәм якты хисләр уятучы сәламәт мавыгулар белән кысып чыгарырга була.
Ремиссияне саклап калу авырудан, аның якыннарыннан, табиблардан, әйләнә-тирәдәгеләрдән зур һәм күпьеллык тырышлык таләп итә. Начар гадәтләр турында уйларга вакыт калмасын өчен, һәр минут нәрсә беләндер шөгыләләнергә, әхлакый сәламәтлекне торгызырга, наркотик ләззәтләнү чит булган шәхесне уятырга кирәк. Наркотиклар караңгылыгыннан тормыш яктылыгына үрелү - авыр һәм озын юл. Бар кеше дә моңа түзми. Минем дустым бер ел "чисталык"тан соң ычкынды, туган җиренә китте, ә анда - притон буенча элеккеге танышлары... Хәзер инде ул исән түгел, наркоманнар 3-4 елдан, иң күбесе 7 елдан үләләр. Менделеевскида 40 яшьтән узган наркоманнар юк.
Агулы матдә сатучылар тарту катнашмалары дип наркотикларның кеше организмына героин, марихуана, гашиштан да начаррак йогынты ясый торган яңа төрен тәкъдим итәләр. Бу яңа наркотикларга бәйлелек тагын да тизрәк була, алар психикага тискәре йогынты ясый, шизофрениягә, эзәрлекләү маниясенә һ.б.ларга китерә. Наркоманнарны башка төрле, "һөнәри" дип аталучы авырулар да озатып бара. Алар мине дә читләтеп үтмәде. Ходай җитди йогышлы авырулардан саклады, әмма кайбер органнар үзләрен сиздерә, наркотик матдә куллану нәтиҗәсен дәваларга туры килә. Сөенечкә каршы, сәламәтләндерү программасы андый каршылыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Мин эчмим, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Әнием ярдәме белән яхшы машина, фатир алдым. Өйләндем, яшь ярымлык кызым үсеп килә. Авыруны җиңгән дусларым да өйләнде, берсенең инде өч баласы бар. Минем 20дән 30 яшькә кадәр егермедән артык танышым озак вакытлы ремиссиядә.
Наркоманнар әти-әниләреннән башка беркемгә дә кирәкми. Алар бу бәладән коткарырга, чаралар эзләп, дәвалануга димләп күндерергә омтылалар. Чыннан да, дәвалану өчен акча кирәк. "Парус" реабилитация үзәгендә белгечләр беренче консультациядән башлап наркоман элеккегегә кире кайтмасын өчен эзлекле эш алып баралар.
Әгәр сезнең улыгыз яки кызыгыз белән бу бәла килеп чыккан икән, шалтыратып әйтегез: "Минем балам белән проблема, ярдәм итегез". Һәм чыннан да, сезгә ярдәм итәрләр. Наркоманнарның һәм аларның әти-әниләренең могҗизалы дару яки операция ярдәмендә наркомания юкка чыга дигән хыяллары гамәлгә ашмаслык. Әхлакый сәламәтләнү юлы озак һәм сикәлтәле. Авыру якыннары, табиблар, дуслары белән берлектә тырышлык куйганда гына, ул уңышлы була.
Роза Шәрәфиева
язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары наркомания