Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ни өчен күчемсез милекне теркәү кирәк?

    Гражданнарның капиталь төзелеш объектларына хокукны теркәргә теләмәгән, шулай ук аңлы рәвештә шәхси төзелгән торак йортларын файдалануга тапшыруны сузган очраклары еш була. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елда андый 5 меңнән артык очрак теркәлгән. Кагыйдә буларак, монда җирле үзидарә органнары бүлеп биргән җир участокларын милек буларак рәсмиләштермәү турында сүз...

    Гражданнарның капиталь төзелеш объектларына хокукны теркәргә теләмәгән, шулай ук аңлы рәвештә шәхси төзелгән торак йортларын файдалануга тапшыруны сузган очраклары еш була.
    Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елда андый 5 меңнән артык очрак теркәлгән. Кагыйдә буларак, монда җирле үзидарә органнары бүлеп биргән җир участокларын милек буларак рәсмиләштермәү турында сүз бара һәм бу турыда тиешле карарлар сөйли.
    Милек теркәргә теләмәүчеләргә иң "йомшак җәза" - штраф. Физик затлар өчен - 500 сумнан 1000 сумга кадәр, вазифаи шәхесләргә 1 мең сумнан 2 меңгә кадәр, юридик шәхесләр өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр тәшкил итә (Административ хокук бозу кодексының 7 нче бүлеге 7.1 нче маддәсе).
    "Катгый чара" - җир участокларын кире алу.
    - Эш шунда, 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр исәбенә куелган җир участоклары, закон таләпләре нигезендә, вакытлыча теркәлгән дип исәпләнә, - дип аңлатма бирә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин. - Әгәр кадастр исәбенә куелганнан соң ике ел эчендә бу участокка хокук теркәлмәгән икән, закон нигезендә, кадастр исәбе органы аны кире алырга һәм күчемсез милеккә дәүләт кадастрыннан бу участок турында мәгълүматны юк итәргә тиеш.
    Күпләр фикеренчә, күчемсез милек объекты кадастр исәбендә элек торып, кире алынган булса, берникадәр вакыттан тиешле органга мөрәҗәгать итеп, күчемсез милекне кабат бушлай исәпкә куярга була. Әмма ялгышалар, дип кисәтә Артем Костин. Әгәр вакытында теркәмәгән җир хуҗалары аны рәсмиләштерергә теләсәләр, аларга җир участогын теркәүнең гади булмаган тулы процедурасын үтәргә туры киләчәк, ягъни аны сатуда катнашу, җирне межалау һ.б.лар. Нәтиҗәдә, кирәкле документларны кабат җыярга һәм акча түләргә туры киләчәк.
    Белешмә
    Хәзерге вакытта ТР буенча Дәүлөт күчемсез милек кадастры вакытлыча характердагы һәм юк ителергә тиешле 60 мең җир участогын исәптә тота.
    Моннан тыш, әгәр милек теркәлмәгән икән, күчемсез милек объектларына мирас, сату-алу, бүләк итү рәсмиләштергәндә һичшиксез проблемалар туачак.
    - Әгәр йорты һәм җир участогы булган гражданин хокукын теркәмәгән икән, аларны сата да, бүләк итә дә алмаячак, - дип дәвам итә Артем Костин. - Әлеге объектларны теркәүсез алган кешеләргә милеккә үз хокукларын суд ярдәмендә исбатларга туры киләчәк.
    Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә - аны рәсмиләштергән гражданинның үлүе очрагында нишләргә? Дәүләт теркәве гариза характерында һәм милеккә хокукның барлыгын дәлилләүче бердәнбер исбатлау булса, җавап ачык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: