Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әни өчен сюрприз» мастер-классы

Әниләр көне – ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу иң газиз һәм иң якын кешеләребез – әниләргә ярату хисләрен белдерү һәм рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат.

Район «Өмет яры» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм балалар әниләр көненә багышланган «Әни өчен сюрприз» мастер-классында катнаштылар.

Чара барышында гаиләләр белән эшләү буенча белгеч Н. Семенова төсләрне яраклаштырып композицияләр төзергә, чәчәк бәйләме җыярга өйрәтте. Балаларның һәрберсе үзенең кабатланмас открыткасын булдырды, фантазияләрен кулланып аларны матур итеп бизәде. Кызлар әниләренә булган иң җылы хисләрен котлау открыткаларында белдерделәр. Һәрбер бала бу чарада теләп катнашты һәм әнисе өчен иң матур открытканы үз куллары белән ясарга тырышты.

Фото «Өмет яры» үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X