Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничә яшьтә тә сәламәт булырга мөмкин

«Посёлок» ТИСендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган конференция узды.

– Бездә халык актив, физкультура белән мавыга, – дип сөйли рәис Екатерина Кузнецова. – Өченче яшь вәкилләренең күбесе скандинавия йөреше, чаңгы спорты белән мөстәкыйль шөгыльләнә, роликларда да йөриләр. 2 нче мәктәп базасында дәвалау физкультурасы буенча шөгыльләр үткәрелә.

Күнегүләр комплексы белән инструктор Ирина Елизарова таныштырды. Посёлок ФАП фельдшеры Юлия Гоголева диспансерлаштыру темасын күтәрде. Аннан соң җыелганнар спорт төрләре буенча шөгыльләр турында сөйләделәр.

Мисал өчен, сәламәтлек саклау ветераны Фәузия Фатыйхова скандинавия йөрешен һәм җәяү йөрүне файдалы дип саный.

– Иң мөһиме – хәрәкәттә булу, – ди ул. – Минем үрнәк алу эталоны бар – 104 яшьлек әнием.

Әнвәр Шәрифуллин яшь чакта спорт белән мавыккан.

– Соңрак эшчәнлек төрен алыштырдым һәм озак еллар утырып эшләдем. Лаеклы ялга чыкканнан соң барлык авырулар баш калкытты. Сәламәтлек торышымны анализлап, башта елның теләсә кайсы фасылында җәяү йөредем, хәзер кышын чаңгы шуам, җәен – роликлы тимераякта. Тормыш иптәшем дә миңа кушылды. Картлык безне куып тота алмас дип уйлыйм.

Бу зифа буйлы ханымның берничә ел элек урын-җирдән тора алмаганлыгын белүче юктыр да бәлкем, үзе кышкы йөзү турында уйлый да алмый.

– Ул чорда тормышым медицина процедуралары белән узды, – дип сөйли Тәнзилә Шәйхулова. – Бердәнбер көнне башыма нигә сәламәтләнергә тырышып карамыйм дигән уй килде. Бихисап әдәбият укыдым, дәвалау физкультурасы алымнарын өйрәндем, акрынлап махсус система буенча шөгыльләнә башладым.

Хәзер Тәнзилә Альбертовна өченче яшь вәкилләре арасында йөзү буенча республика ярышларында катнаша, кышкы йөзүне үзләштерә.

Конференциядә мондый мисалларны Людмила Гыймазетдинова, Гөлсинә Макушева һәм 75 яшьлек Нина Щербакова китерделәр.

– Мин сезнең ихтыяр көчегезгә, хәрәкәт активлыгына, район һәм посёлокның спорт тормышы үзәгендә булуыгызга сокланам. Афәрин! Сез дөрес юлда, – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Сафин һәм Екатерина Максимовнага файдалы һәм кирәкле чара үткәрүе өчен рәхмәт белдерде.

Чара резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев