Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек мин кондуктор булдым яки журналист юлда

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан корреспондентыбыз кондуктор ролендә булып карарга булды һәм шәһәр маршруты буйлап рейска чыкты. Сишәмбе, кояшлы иртә. Без видеооператор белән "Руслан" кибете янындагы тукталышта торабыз. Диспетчер әйтүенчә, 9 сәгать 46 минутта бу урыннан маршрут автобусы узарга тиеш. Һәм менә 2 нче маршрут буенча йөрүче транспорт килеп туктый....

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан корреспондентыбыз кондуктор ролендә булып карарга булды һәм шәһәр маршруты буйлап рейска чыкты.
Сишәмбе, кояшлы иртә. Без видеооператор белән "Руслан" кибете янындагы тукталышта торабыз. Диспетчер әйтүенчә, 9 сәгать 46 минутта бу урыннан маршрут автобусы узарга тиеш. Һәм менә 2 нче маршрут буенча йөрүче транспорт килеп туктый. Ярымбуш салонга узабыз. Шунда ук игълан итәм: "Хөрмәтле пассажирлар! Бүген "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе уза. Билет өчен акчагызны әзерләгез, зинһар!"
Автобус йөртүче Зөфәр Нәбиуллин миңа махсус сумка һәм билетлар төргәге суза. Акрынлап халык җыела. Пассажирларның безнең салонда булуга реакциясе төрле. Берәүләр камера объективына эләкмәс өчен йөзләрен читкә боралар, тәрәзәдән карап баралар, икенчеләре елмаюын яшермичә билетка акча бирә һәм сорау яудыралар. Күпләрне тукталыш янында автобус маршрутлары расписаниесе язылган таблицаның кайчан барлыкка килүе кызыксындыра.
Шофёр сүзләренчә, иртән 7 дән 9 сәгатькә кадәр, кичен 17 дән 20 сәгатькә кадәр, менделеевлылар эшкә, укуга, балалар бакчасына ашыкканда, ә кичен өйләренә кире кайтканда кеше күп була. Мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән яшьтәгеләр арасында шәһәр рейслары аеруча популяр.
- Шәһәр маршрутларында өч ел эшләү дәверендә салонда берничә телефон таптым, - дип сөйли Зөфәр Гыйльфанович. - Пассажирлар еш кына пакетларын, сумка, перчатка һ.б.ларын онытып калдыралар. Күбесенең хуҗалары табыла, - дип елмая ул.
Билетлар биргәндә, пассажирлар белән әңгәмә корам. Менә Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумының беренче курс студенты Иван Сазонов укырга бара. Ул шәһәр транспортыннан даими куллануы турында әйтә. Аның белән беррәттән игезәк уллары белән мөлаем хатын утыра. Ул хәбәр итүенчә, автотранспортчыларның эше җиңел түгел, әмма пассажирларга уңайлы булсын өчен алар күп тырышлык куя. Пенсионер Татьяна Тарасова бассейннан кайта.
- Чоловский урамы ягыннан бассейн янында тукталыш ясасалар һәм маршрут ачсалар яхшы булыр иде, - дип күп кенә менделеевлыларның теләген белдерә ул.
Соңгы тукталышта утырган ир анда павильон булмауга игътибарны юнәлдерде.
- Элек монда тукталыш бар иде, хәзер платформасы гына калды. Яңгыр һәм кар яуганда без ачык һавада торырга тиеш булабыз, җылынырга кибеткә керәбез.
Бу көнне сүз пассажирлар йөртү турында гына булмады. Яшәеш белән бәйле башка проблемалар да күтәрелде. Мин кәбестәне кайчан җыеп алырга, базарга кайсы вакытта йөрергә һәм киләсе атнага нинди һава торышы булачагын да белдем.
Минем "куян"нарны тотарга дигән ниятем гамәлгә ашмады, барысы да билетка акча сузды яки "проездной" билетларын тәкъдим иттеләр. Бәхеткә каршы, смена барышында көтелмәгән хәлләр булмады. Машина йөртүче транспорт агымын җиңел әйләнеп узды һәм минем уйлавымча, янында беразга гына булса да кондуктор барлыкка килүгә шатланды. Ә мин үз чиратымда менделеевлылар өчен куандым - барыбер бездә кеше яхшы. Автобустан төшкәндә, пассажирлар безгә рәхмәт әйтте һәм хәерле юл теләделәр.
Редакциягә кире кайтканчы, мин АТП предприятиесе начальнигы Рамил Моратовка кереп, пассажирларның барлык гозер-үтенечләрен тапшырдым.
Вәсилә Мортазина
Динар Бәхтиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Автотранспорт хезмђткђрлђре кљненђ