Әнисенең һөнәрен дәвам итеп
Акушерлык хезмәтенә 35 ел гомерен багышлаган Мәрьям Халикулова октябрь башында күркәм юбилеен билгеләде. Мәрьям Гарафетдиновна әнисе Сөгъдә Имамовна үрнәгендә шәфкать туташы һөнәрен сайлый. - Без ул чорда Таҗыйкстанда яшәдек. Әни хезмәт куйган хастаханәгә еш барып йөрдем. Ак халатлы, сөйкемле, авыруларга ярдәм итүче әнием белән горурлана идем. Иптәшләремә дә аның турында...
Акушерлык хезмәтенә 35 ел гомерен багышлаган Мәрьям Халикулова октябрь башында күркәм юбилеен билгеләде.
Мәрьям Гарафетдиновна әнисе Сөгъдә Имамовна үрнәгендә шәфкать туташы һөнәрен сайлый.
- Без ул чорда Таҗыйкстанда яшәдек. Әни хезмәт куйган хастаханәгә еш барып йөрдем. Ак халатлы, сөйкемле, авыруларга ярдәм итүче әнием белән горурлана идем. Иптәшләремә дә аның турында соклану хисләре белән генә сөйләдем. Сигезенче сыйныфны тәмамлау белән Курган-Түбә медучилищесына документларымны тапшырдым, - дип сөйли юбиляр.
Һөнәренең нечкәлекләренә бу өлкәдә тәҗрибә туплаган коллегаларыннан өйрәнә. Сабыйга дөньяга килергә беренче мәртәбә булышуын, яшь әнидән дә ныграк дулкынлануын елмаеп искә ала.
Тик Таҗыйкстандагы тыныч тормыш бер мизгелдә челпәрәмә килә. Гаиләгә ашыгыч күчеп китәргә туры килә. Төзелештә эшләгәндә фаҗигале һәлак булган әтиләре һәм авыр чирдән иртә дөньядан киткән әниләре мәңгегә монда кала.
Мәрьям тормыш иптәше Ибраһим, кызлары Мәликә һәм Камилә белән 1992 елда әби-бабаларының тарихи ватанына - Татарстанга кайта. Хәзер өлкән кызлары Казанда яши, балалар бакчасында тәрбияче, икенчесе шәхси эшмәкәр, читтән торып Яр Чаллы сәүдә-технология институтында белем ала.
- Шөкер, кызларым белән уртак тел табабыз. Мин аларга әни дә, сердәш тә, ярдәмче дә. Ә күп очракта алар миңа киңәшче, - дип шатланып сөйли Мәрьям Гарафетдиновна.
Менделеевскига урнашкач, М.Халикулова ике елга якын балалар бакчасында шәфкать туташы хезмәтен башкара. Тик күңеле һаман элеккеге шөгыленә тартыла. Мөмкинлек булу белән, поликлиниканың гинекология бүлегенә урнаша.
- Бала туу - могҗиза, ачылып бетмәгән сер. Кешелек дөньясын дәвам итүгә өлеш кертүем миңа зур канәгатьлек хисе бирә. Хатын-кызны ана булуга әзерләүдә медик та, психолог та, кайвакыт педагог та булырга туры килә. Хатын-кызларның төрлесе бар, әни булуга җиңел караучылар да җитәрлек. Мондый күренешләрнең еш очравы сагайта. Яшьләрнең сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Гинекологик авырулар күбәйде, чөнки кыз балалар салкын кышта да җиңелчә киенеп йөри, вакытында дөрес әхлакый тәрбия алмау төзәтмәс хаталарга китерә, - дип фикерләре белән бүлешә тәҗрибәле акушер.
Мәрьям Гарафетдиновна хатын-кыз бәхете гаиләдә һәм туганнар белән тату яшәүдә дип уйлый. Сеңлесе Флүрә белән бакча үстерәләр, кышка запаслар туплыйлар. Алтын куллы Мәрьям ханым тегә, бәйли, төрле ташландык әйберләрдән эшләнмәләр иҗат итә.
Коллегалары аны оста һөнәр иясе һәм уңай холыклы кеше буларак хөрмәт итәләр.
- Киләчәктә дә хезмәтемә тугры калырга омтылам, чөнки һөнәремне чын күңелдән яратып башкарам, - ди М.Халикулова.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9600
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19200
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11600
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19200
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14300
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика