Прокуратура ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Кокшан посёлогында агулы калдыклар түгү урынын барлау турындагы хәбәрне тикшерү үткәрә.
Посёлок читендә саргылт-яшел төстәге (бәлки күкерттер) һәм кара-шәмәхә төстәге (бәлки тимер колчеданыдыр) билгесез матдәләрнең ике өеме урнашкан, анда яр карлыгачлары оя корган. Бу өемнәр йортлардан - өч йөз...
Прокуратура ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Кокшан посёлогында агулы калдыклар түгү урынын барлау турындагы хәбәрне тикшерү үткәрә.
Посёлок читендә саргылт-яшел төстәге (бәлки күкерттер) һәм кара-шәмәхә төстәге (бәлки тимер колчеданыдыр) билгесез матдәләрнең ике өеме урнашкан, анда яр карлыгачлары оя корган. Бу өемнәр йортлардан - өч йөз һәм ылыслы урманнан 50 метр ераклыкта. Матдәләрнең агрегат хәле каты, иссез, өемнәрдә үсемлек үсми.
- Махсус инспекция контроле белгечләре өемнәрдән һәм алар янындагы туфрактан проба алып, тикшерүгә җибәрделәр, - дип билгеләп үтә прокурор ярдәмчесе Динар Салехов. - Гамма-нурланышны "Дрозд" дозиметры белән тикшерү күрсәткәнчә, бу урында радиация фоны норма чикләрендә.
Нет комментариев