Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәрем – минем язмышым

1995 елдан башлап май аеның соңгы якшәмбесендә химиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар арасында Гудовских, Карпов һәм Отрыганьевлар кебек күренекле династияләр бар. Быелгы Химиклар көне нәселле заводлылар Марина һәм Юрий Гудовскихлар өчен аеруча дулкынландыргыч. 43 яшьлек Марина Николаевна Отрыганьевлар хезмәт династиясе вәкиле. Аның әтисе Николай Иванович Карпов хлорлы барий...

1995 елдан башлап май аеның соңгы якшәмбесендә химиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар арасында Гудовских, Карпов һәм Отрыганьевлар кебек күренекле династияләр бар.
Быелгы Химиклар көне нәселле заводлылар Марина һәм Юрий Гудовскихлар өчен аеруча дулкынландыргыч. 43 яшьлек Марина Николаевна Отрыганьевлар хезмәт династиясе вәкиле. Аның әтисе Николай Иванович Карпов хлорлы барий җитештерү цехында 30 елдан артык эшләгән, әнисе Валентина Сергеевна заводның үзәк лабораториясендә - 37 ел. 2 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел әйдәман булып эшләгән Марина да әнисе үрнәгендә шунда килә. Бу вакытка ул инде Щелковода химия-технология техникумы дипломы алган була, шунлыктан өйрәнчек лаборант буларак химия заводы бусагасын кыю атлап керә. 25 ел буена Марина шул коллективта эшли, аннан 1999 елда техник силикагель җитештерү лабораториясен җитәкләүне тәкъдим итәләр. Ул бетмәс-төкәнмәс энергияле, тормышны яратучан кеше буларак һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный, предприятие һәм үзе эшләгән цехның спорт-мәдәни тормышында актив катнаша. 1989 елдан - цех комитеты рәисе, 1994 елда химия заводы профсоюз комитеты әгъзасы була. М.Гудовскихның профсоюз тормышына керткән өлеше Россия химиклары профсоюзының "Профсоюз оешмасында актив эшчәнлеге өчен" почет билгесе, шулай ТР профсоюзлары, район һәм завод җитәкчелеге Мактау грамоталары белән билгеләнә.
Марина Николаевна эштә дә, коллективта да, гаиләдә дә лаеклы урын били. Ире Юрий Сергеевич белән менә дигән кыз үстергәннәр. 19 яшьлек Наталья - Чаллы педагогия институтының чит телләр факультеты студенты. Ул ире белән дә, Химиклар көнендә 31 майда танышкан. 20 ел бергә матур тормыш коралар. Шуның өчен дә бу көн алар гаиләсе өчен бик кадерле, истәлекле. Ул вакытта Юрий реактив тозлар җитештерү цехында смена мастеры булып эшли. Шул көннән башлап алар борчу-шатлыкларын да, уңышларын да, бәхетле көннәрен дә бергә иңгә-иң куеп кичерәләр. Теләсә кайсы вакытта бер-берсенә ярдәм итәргә әзерләр. "Ел хатын кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" исемле республика бәйгесендә дә Юра Марина белән янәшәдә була, чөнки хатыны " Һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә безнең район вәкиле буларак чыгыш ясый. Бай видеоматериал әзерләп, иренең һәм коллегалары Юрий Шалин, Рамил Дәүләтшиннарның булышлыгы белән үз номинациясендә зона турында җиңүче булды. 1997 елда "Ел хатын-кызы" республика конкурсында титул яулавы да күп нәрсә турында дәлилли.
23 майда 48 яшен билгеләп үткән Юрий Гудовских та "Ел ир-егете" конкурсында "Һөнәргә тугрылык" номинациясендә катнаша алыр иде. 1 нче мәктәптә өлгергәнлек таныклыгы алганнан соң, Казан химия-технология институтында алган югары белем дипломы белән иске заводта аның хезмәт биографиясе старт ала. 1994 елда ремонт-механика цехы начальнигы урынбасарын язмыш җиле яңа Менделеевск заводына илтә. Менә инде чирек гасырга якын ул үзенең хыялын гамәлгә ашыру юлында уңышлы атлый. Юра бер үк вакытта химик һәм лирик. Музыкант булмый кала алмый ул. Әтисе Сергей Николаевич һөнәре буенча химик булса да, җырлау, трубада уйнау белән мавыга, соңрак тынлы оркестрны җитәкли. Музыкага мәхәббәт Юрага нәкъ менә аннан күчкән, ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, җыр фестиваль, конкурсларында лауреат исеменә ия, "Акцент" төркеме солисты. Һөнәрен һәм мавыгуын әтисе үрнәгендә сайлаган Юрий өчен тумыштан педагог булган әнисе Маргарита Сергеевна үз эше һәм гаиләсенә тугрылыклылык үрнәге. Чит тел укытучысы булып 42 ел буена куйган хезмәте аның "ТР Атказанган укытучысы" исеме һәм "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән бәяләнә. Әмма укытучы өчен ул укытып чыгарган укучыларының ихластан хөрмәт итүе - иң зур бүләк. Гудовских һәм Отрыганьевлар династиясе вәкилләренең күпчелеге белемле, максатларына омтылучан һәм сәламәт яшәү рәвеше яклылар. Шуның өчен Юрий һәм Марина баскетбол, волейбол, теннис кебек уенлы спорт төрләренә өстенлек бирәләр һәм күп вакытларын багышлыйлар. Үзләренең тормышны яратучан, энергияле һәм актив булулары белән бүген дә якыннарын, дусларын һәм коллегаларын шаккаттыралар.
Гомуми эш стажлары 800 елдан артык булган Гудовскихлар һәм Отрыганьевлар династияләре турында үсеп килүче буынга сөйләү кирәк. Аларның уңышы энергия, яшәргә дәрт өсти, ак көнләшү белән көнләшеп куясың. Алар мисалында инанасың: авырлыклар, юлда очраган киртәләрне җиңеп алга атлаганнарга язмыш та елмая кебек. Һөнәрләренә тугрылыклы булган мондый хезмәткәрләргә карап: теләк булганда бар нәрсәне дә башкарып чыгып була, хыялны да гамәлгә ашыру мөмкинлеге туа, дигән фикердә каласың.

Рәсемдә: завод династиясе Гассар исемендәге мәдәният сараенда тематик кичәдә, Марина һәм Юрий Гудовских

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары химиклар кљненђ

2
X