Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри осталык һәм аналарча юмартлык өчен бүләк

Федераль суд приставлары службасы идарәсенең Менделеевск бүлеге өлкән суд приставы урынбасары Наталья Шәфыйкова Россия мөфтиләре Советыннан Рәхмәт һәм Мактау грамотасы алды. Эштә ирешелгән уңышлар, Ватанга хезмәт итүнең рухи нигезләрен ныгыту һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бирелгән бүләкләрне тапшыру суд приставларының һөнәри бәйрәмнәренә багышланган чара кысаларында Мәскәүдә узды. Дүрт бала анасы, шул...

Федераль суд приставлары службасы идарәсенең Менделеевск бүлеге өлкән суд приставы урынбасары Наталья Шәфыйкова Россия мөфтиләре Советыннан Рәхмәт һәм Мактау грамотасы алды.

Эштә ирешелгән уңышлар, Ватанга хезмәт итүнең рухи нигезләрен ныгыту һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бирелгән бүләкләрне тапшыру суд приставларының һөнәри бәйрәмнәренә багышланган чара кысаларында Мәскәүдә узды. Дүрт бала анасы, шул исәптә икесе тәрбиягә алган, Наталья Николаевнага бүләкне Россия мөфтиләр Советы рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Гыйзәтуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев