Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәрләре – төзүче

Якшәмбе көнне төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Бу дата алдыннан без шәһәрнең төзелеш объектларының берсен - подряд оешмасы Л.Карпов исемендәге химзавод булган 1 нче мәктәп янкормасын карадык. Ремонт-төзелеш һәм монтажлау эшләре цехы районда иң көчлеләрдән берсе. Белгечләр беренче елын гына хезмәт куймый, намус белән эшлиләр. Шәһәрлеләр билгеләгәнчә, әгәр объектны заводлылар төзегән...

Якшәмбе көнне төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Бу дата алдыннан без шәһәрнең төзелеш объектларының берсен - подряд оешмасы Л.Карпов исемендәге химзавод булган 1 нче мәктәп янкормасын карадык.
Ремонт-төзелеш һәм монтажлау эшләре цехы районда иң көчлеләрдән берсе. Белгечләр беренче елын гына хезмәт куймый, намус белән эшлиләр. Шәһәрлеләр билгеләгәнчә, әгәр объектны заводлылар төзегән яки ремонтлаган икән, сыйфат турында борчылмаска була.
Беренче мәктәп янкормасын төзүгә быелның апрелендә керештеләр. Өч катлы бинаны санаулы айларда күтәрделәр, нәтиҗәдә түбәнең зур булмаган участогын ясап һәм спорт залын төзеп бетерәсе генә калды.
Безнең визит вакытына төзүчеләр бер кран ярдәмендә бетон плитәләрне күтәрәләр, аларны КамАЗга салып, спорт залы янына китерәләр иде. Биредә икенче кран ярдәмендә плитәләрне саклык белән генә бинага салалар. Беренчеләре төзелеш материалы төяргә машина көткән арада, без һөнәрләренең үзенчәлекләре турында берничә сорау бирергә өлгердек.
- Кран руле артында 15 елдан артык. Минем һөнәри бәйрәмнәрем берничә, Төзүчеләр көненнән тыш, Энергетиклар һәм Машина йөртүчеләр көннәрен билгелим, үз вакытымда төрле тармакларда хезмәт куярга туры килде, - дип сөйли кранчы Владимир Князев. - Кранда эшләр өчен тәҗрибә кирәк, һәркем булдыра алмый.
- Ә мин төзелештә әле икенче генә ел, моңа кадәр биш ел йөк ташучы булдым. Мин Тойгуҗадан, анда механизатор идем. Безнең турыда нәрсә язасыз? Без гади кешеләр, хезмәтчәннәр, - дип өсти ташчы Айдар Галимәрдәнов.
Цех начальнигы урынбасары Павел Капитов (рәсемдә) безне бүлдерә - төзүчеләргә янә эшкә керешергә кирәк. Спорт залын күтәрүне күзәтәбез. Алты кеше кырмыскаларны хәтерләтә - эшләре көйле бара, бер-берсенә комачауламыйлар. Берсе кран акрын гына янкормага төшергән плитәне тота, икенчесе стенаны төзелеш измәсе белән сылый, өченчесе кирпеч сала.
- Менә шулай көннәр буе кыздыручы кояш нурлары астында эшлибез. Эссегә түзүе авыр, температура +40 билгесенә дә җитә, кайвакыт артып та китә, - ди ташчыларның берсе.
- Хәзер өченче катның һәм спорт залының эчке һәм тышкы стеналарын өю бара, озакламый төзеп бетерәчәкбез, аннан соң түбә конструкциясенә, бизәү эшләренә һәм коммуникацияләр үткәрүгә керешергә була. Объект төзелешенә 24 кеше җәлеп ителгән. Эшләрнең һәр төрендә аерым бригадалар хезмәт куя, - ди П.Капитов. - Аеруча ташчылар Вячеслав Кулаковны, Роман Щербаковны, Сергей Колобковны, бригадир Рафис Шакировны билгеләп китәсе килә. Алар теләсә нинди биремне җиренә җиткереп башкаралар һәм чын төзүчегә хас сыйфатларга - пөхтәлеккә, хезмәт сөючәнлеккә, осталыкка ия.
Ә бу эштә тагын бердәмлек һәм команда көче мөһим. Төзүчеләр тулы хокукта сайлаган һөнәрләре белән горурлана алалар. Без киткәндә төшке ял башлана иде, ләкин төзелештә эш тукталмады - әле монда, әле тегендә инструментлар тавышы ишетелә - вакыт аз кала, план буенча бинаны якындагы айда төзеп бетерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Џљнђрлђре – тљзњче