Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде

Лариса Кривилёва Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов рәислегендәге чираттагы Координацион совет утырышында хокук саклау органнары эшчәнлегенә йомгак ясалды. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов, Россия ЭЭМ Менделеевск районы бүлеге начальнигы Геннадий Сушков, райсуд рәисе Ирек Нәбиев, ТР буенча Россия Куркынычсызлык федераль службасы идарәсенең Алабугадагы дислокация белән Яр Чаллы 5 нче бүлекчәсе...

Лариса Кривилёва
Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов рәислегендәге чираттагы Координацион совет утырышында хокук саклау органнары эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов, Россия ЭЭМ Менделеевск районы бүлеге начальнигы Геннадий Сушков, райсуд рәисе Ирек Нәбиев, ТР буенча Россия Куркынычсызлык федераль службасы идарәсенең Алабугадагы дислокация белән Яр Чаллы 5 нче бүлекчәсе начальнигы Алексей Неволин, ТР буенча Россия Суд приставлары федераль службасы идарәсенең Менделеевск районара суд приставлары бүлеге начальнигы өлкән суд приставы Вячеслав Коровин президиумда урын алдылар.
Эчкечелек белән бәйле җинаятьләргә каршы
- Профилактик чаралар комплексын куллану җинаятьчелекне киметергә мөмкинлек бирде, - дип билгеләде докладында район прокуроры Айрат Галимәрдәнов. - 418 җинаять кылынган, бу 2011 ел белән чагыштырганда 90 га кимрәк.
Ләкин аеруча авыр җинаятьләр саны артты: 5 тән 31 очракка кадәр. Балигъ булмаган балага карата җенси гамәлләр кылган гражданинга карата 23 җинаять эше кузгатылды, - дип дәвам итте ул.
- Болардан тыш, биш үтерү, ике талау белән һөҗүм итү, бер төркем кешеләрнең алдан сөйләшеп сәламәтлеккә авыр зыян салуының бер факты теркәлгән.
Райондагы криминоген хәлне анализлап, прокурор җинаятьләрнең күпчелегенең исерек килеш кылынганын ассызыклады.
- 2012 елда "исерек" җинаятьчелек дәрәҗәсе 2011 ел белән чагыштырганда 80 нән 96 га артты, яки 20% ка.
Исерек хәлдә өч үтереш булган, сәламәтлеккә авыр зыян салуның биш факты, ике һөҗүм итеп талау, сигез талау. Транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 132 административ беркетмә төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 41,2% ка артык.
Шул ук вакытта спиртлы эчемлекләр кулланган һәм исерек килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен җәлеп ителүчеләр 25,6% ка кимеде - 1557 дән 1158 очракка, - диде Айрат Фәритович, хокук саклау органнары, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, ММЧ җитәкчеләрен җәмәгать тәртибен булдыруга, терроризм, мошенниклык, коррупция, наркомания кебек тискәре күренешләр белән көрәшкә игътибарны юнәлдереп.
- Уртак көч белән генә алда торган бурычларны хәл итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртачакбыз, - дип йомгаклады ул.
Барлык объектларны - сакка
- Кагыйдә буларак, милекне урлаулар квалификацияле сак, видеокүзәтү системасы урнаштырылмаган объектларда була, - диде "Милеккә каршы җинаятьләр торышы һәм профилактика чаралары турында" мәсьәләсе буенча чыгышы барышында Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Геннадий Сушков.
- 2012 елда урлаулар кимү динамикасы күзәтелсә дә, хәл катлаулы булып кала. Агропром предприятиеләре территорияләреннән терлек урлау очракларының ешаюы борчылу тудыра, - дип билгеләде ул. - Сәбәбе - каравылчыларның эшенә сүлпән контроль, фермаларда киртәләр һәм яктырту булмау.
"Нигъмәтҗанов" КФХ, "Мир", "Алтын башак", "Абалач" ҖЧҖ зыян килде. Шулай ук кайбер банкоматлар һәм терминаллар, җитештерү һәм сәүдә объектлары сак-янгын сигнализациясе белән җиһазланмаган.
- Җитәкчеләрнең бурычы - ышанып тапшырылган милекнең сакчыллыгын тәэмин итү, - дип өндәде Геннадий Павлович.
Алиментлар яки арест
Алиментлар түләтү турында суд карарларын башкарганда балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында өлкән суд приставы Вячеслав Коровин мәгълүмат бирде.
- 2012 елда әлеге категориядәге 567 эш башкаруда булды, шуларның 305е узган чордан күчте. 30 алимент түләмәүче эзләүгә игълан ителде, шулардан 27 бурычлы табылды.
75 түләмәүчегә карата милекләренә арест салынды, 276 мең сум алынды. Алимент йөкләмәләре буенча 36 бурычлы - административ, 54 се җинаять җаваплылыгына тартылды.
Балалар җинаятьчелеген профилактикалауга акцент
- Узган елның 12 аенда районда балигъ булмаганнар тарафыннан 27 җинаять кылынган, 2011 елның шул чорында - 22, - дип игътибарны юнәлтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов.
- 2013 елның 1 гыйнварына балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә 47 үсмер тора.
Балалар җинаятьчелеген профилактикалау, күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтү, гаиләне һәм балаларны яклау буенча конституцион нормаларны тормышка ашыру өлкәсендә районда аерым программалар эшләнде һәм гамәлдә, уңышсыз төркемгә кергән балалар белән төрле тематик юнәлешләр буенча чаралар үткәрелә, остазлык "институты" кертелде, аның кысаларында тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләргә җәмәгать тәрбиячеләре - депутатлар, җитәкчеләр, полиция офицерлары беркетелде.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактика эше буенча штаб төзелде.
- Профилактика субъектларының бурычы - гаиләдәге уңышсызлыкны башлангыч стадиядә ачыклау, диагностикалау, аларның һәркайсы белән аерым эшләү, - дип ассызыклады Павел Степанович.
Координацион киңәшмә нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде (http://mendeIeevsk.tatarstan.ru сайтында урнаштырылды).
Рәис сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон