Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч яшьтән кечерәк ике сабые булган гаиләләргә бушлай бала караучы бирергә мөмкиннәр

Россиядә өч яшьтән кечерәк ким дигәндә ике сабые булган күп балалы гаиләләргә бушлай бала караучы бирергә мөмкиннәр. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Әлеге инициатива балалары булган яки игезәкләр көткән яшь гаиләләргә кагыла. Әлеге яңалыкның максаты — яшь әниләрнең тормышын җиңеләйтү.

«Шуңа бәйле рәвештә, өч яшькә кадәрге бердән артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә, әлеге сабыйлар өч яшькә җиткәнче һәм аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын тәкъдим ителгәнче, бушлай нигездә бала каручы бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә Сухарев хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев