Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДН һавадан алынмый

- Гомумйорт ихтыяҗларына электр энергиясен куллану дәрәҗәсе 20-30 кВт/сәгатьтән арткан йортларда Идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте эше начар оештырылган. ОДН һавадан алынмый, исәп приборлары күрсәткечләрен дөрес бирмәгәннән яки энергия ресурсларын урлаганнан барлыкка килә, - дип яңгырады "Татэнергосбыт" ААҖнең Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Исмәгыйль Хафизов чыгышында. Бүлекчә җитәкчесе...

- Гомумйорт ихтыяҗларына электр энергиясен куллану дәрәҗәсе 20-30 кВт/сәгатьтән арткан йортларда Идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте эше начар оештырылган. ОДН һавадан алынмый, исәп приборлары күрсәткечләрен дөрес бирмәгәннән яки энергия ресурсларын урлаганнан барлыкка килә, - дип яңгырады "Татэнергосбыт" ААҖнең Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Исмәгыйль Хафизов чыгышында.
Бүлекчә җитәкчесе вазифасында бер ел эшләвем дәверендә хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, ИК яки ТМШ тарафыннан йорт эчендәге электр челтәренә үзбелдек белән кушылган өчен бер генә акт та күрмәдем.
Югары ОДНлы имин булмаган йортлар исемлегендә Пушкин, 3, 5; Советская, 4а; Тукай, 7, 8; Ижёвка авылы, Советская, 22.
- Электр энергиясе чыгымнары энергия саклаучы технологияләрне кулланып исәпләнгән булырга тиеш, - дип ассызыклады Исмәгыйль Хафизович.
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча электр энергиясе куюга юридик затлар белән 303 килешү төзелде (2012 елда - 290), физик затларга 13150 шәхси счёт ачылды (2012 елда - 12950).
Отчёт чорында 274872 мең сумга 64,73 млн. кВт/сәгать электр энергиясе кулланылды, узган елга караганда 26 процентка күбрәк. Халыкка электр энергиясе бирү күләме буенча план күрсәткечләре 101,4 процентка башкарылды. Физик затларның "Татэнергосбыт"ка 677 мең сум бурычлары бар. 172 кулланучыга электр бирү туктатылды.
- Сентябрь ресурслардан файдаланган өчен средстволар җыю буенча күрсәтмәле булды. Кызганычка каршы, еллар буе ТКХ хезмәтләренә, электр һәм газдан куллануга түләмәскә гадәтләнгән шәһәрлеләр бар. Кагыйдә буларак, алар акчалы, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында түләүне тоткарлый торган кешеләр. Ә пенсионерлар, киресенчә, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр белән исәп-хисапны вакытында ясарга тырышалар, - дип йомгаклады район башлыгы Игорь Привалов. - Бурычларны бетерү буенча халык белән эшләүне дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ОДН