Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДН, бурычлар һәм контрольдәге мәсьәләләр турында

Йорт комитетлары рәисләре район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән очрашуда шушы һәм башка мәсьәләләрне тикшерделәр. - Безнең очрашулар айга бер үтәчәк һәм контрольдәге темаларны анализлаудан башланачак, - диде Валерий Сергеевич. - Тиешле службаларның эшенә бәяне сез бирергә тиеш. Узган айдан контрольдә торучы ундүрт проблемалы мәсьәләнең бишесе тулысынча үтәлде, алтысы - өлешчә....

Йорт комитетлары рәисләре район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән очрашуда шушы һәм башка мәсьәләләрне тикшерделәр.

- Безнең очрашулар айга бер үтәчәк һәм контрольдәге темаларны анализлаудан башланачак, - диде Валерий Сергеевич. - Тиешле службаларның эшенә бәяне сез бирергә тиеш.
Узган айдан контрольдә торучы ундүрт проблемалы мәсьәләнең бишесе тулысынча үтәлде, алтысы - өлешчә. Химиклар урамының 5 нче йорты түбәсен ябу, Чоловский урамында юл участогына вак таш җәю - эшләнеп бетү стадиясендә.
Бурычлылар проблемасы һәм кайбер күпфатирлы йортларда ОДНга югары бәя киеренке булып кала.
- Бу мәсьәләләрне чишүгә йорт комитетлары рәисләренең дә кушылуы куандыра, - диде район җитәкчесе. - Үз участокларында аңлату эшләре алып баралар, исәпләү приборлары күрсәткечләрен язалар. Без актив йорт комитетлары рәисләрен бүләкләүне гамәлгә кертәбез.
Альберт Анисян (Бурмистров, 9), Фәһимә Мифтахова (Ушковлар, 7) һәм Рәйхана Ситдыйкова (Чоловский, 8) акчалата премияләр белән билгеләнделәр.
Валерий Чершинцев җыелганнарның сорауларына җавап бирде. Алар арасында - урам яктыртуы, балалар мәйданчыкларын җиһазлау, санкцияләнмәгән парковкалар һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары йорт комитетлары белђн очрашу