Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДН исәпләүдә тәртип урнаштырырга

- 11 айда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтләре өчен халыктан 20972 мең сум яки 98,9% акча җыелган. Агымдагы түләүләр 79,9 процент тәэмин ителгән. Авыл җирлекләрендә чүп түккән һәм су белән тәэмин иткән өчен түләү тулы күләмдә җыелды, - дип билгеләп үтте Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева, ТКХ өчен түләүне анализлау...

- 11 айда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтләре өчен халыктан 20972 мең сум яки 98,9% акча җыелган. Агымдагы түләүләр 79,9 процент тәэмин ителгән. Авыл җирлекләрендә чүп түккән һәм су белән тәэмин иткән өчен түләү тулы күләмдә җыелды, - дип билгеләп үтте Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева, ТКХ өчен түләүне анализлау барышында.
Аның сүзләренчә, районда 1065 бурычлы исәпләнә. Шулардан 120 менделеевлының кулланылган ресурслар өчен әҗәтләре 100 мең сумнан артык, 119 - 50дән 100 мең сумга кадәр, 826 кешенең - 50 мең сумга кадәр. 84 күпфатирлы йорт буенча ОДН гомуми йорт исәпләү приборы күрсәткеченең 20 процентыннан артып китә. 35 йортта - салкын су, 49 - кайнар су буенча.
Әйтелгәннәрне анализлап, район җитәкчесе ОДН исәпләү буенча тәртип урнаштыру бурычын куйды.
- Кешеләр үзләре өчен генә түләүләрен белгәндә, бернинди проблема тумый. ОДН күләмен нольгә кадәр киметергә кирәк. Бу мәсьәлә өчен җаваплы службаларның төгәл тәкъдимнәр кертүен сорыйм. ТКХ өчен түләмәү "модасын" тамырыннан корыту зарур. Һәр кеше аңларга тиеш: түләү булмаса - су булмый, - диде Валерий Сергеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ОДН