Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДН проблемасын чишеп

Лариса Кривилёва - Шәһәрдәге йортларның 60 процентында гомумйорт ихтыяҗларына түләүгә билгеләүләр югары, гомуми сумманың 20 процентыннан артып китә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Игорь Привалов, "Юность" РМЙ бинасында йорт комитеты рәисләре белән очрашуны ачып. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Илнур Йосыпов әйтүенчә, ОДН исәпләү буенча проблемаларның...

Лариса Кривилёва
- Шәһәрдәге йортларның 60 процентында гомумйорт ихтыяҗларына түләүгә билгеләүләр югары, гомуми сумманың 20 процентыннан артып китә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Игорь Привалов, "Юность" РМЙ бинасында йорт комитеты рәисләре белән очрашуны ачып.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Илнур Йосыпов әйтүенчә, ОДН исәпләү буенча проблемаларның 90 проценты шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында бирмәүгә бәйле.
- Әгәр күпфатирлы йортларда яшәүчеләр коммуналь түләүләрне исәпләү программасында каралган буенча исәпләү приборлары күрсәткечләрен бер үк көнне язып алсалар, моның проблеманы хәл итүгә нәтиҗәле алым булуына инанырлар иде.
Илнур Йосыпов фикеренчә, йорт буенча өлкәннәрнең актив эшчәнлеге, идарәче компанияләр, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр хезмәткәрләренең фатирларга рейдлар оештыруы нәтиҗәсендә, ОДН булган йортларны 20 процентка киметү мөмкинлеге туды. Эшче төркем март аенда 49 йортның 1545 фатирында булды. Исәпләү приборлары төзек яки пломбасы булмаган 109 фатир булуы ачыкланды. 55 приборның куллану вакыты чыккан. Ике фатирда кер юу машиналары энергия исәпләү приборыннан читтә тоташтырылган. Бер фатирда магнит табылды.
Район башлыгы Игорь Привалов мәгълүматны тыңлап, шәһәрдә шәхси исәпләү приборларын подъездга чыгару буенча эш дәвам итәчәгенә ышандырды.
- Кеше факторын читкә этәрү һәр фатирда энергия ресурсларына чыгымнарны күзәтү, приборлар күрсәткечләрен вакытында язу, су урлау очракларын кисәтү мөмкинлеге бирәчәк. Шунысы мөһим, һәр кеше хезмәтләр өчен үзе түләргә тиеш, ә күршесе түгел - шушы гыйбарәне аңласын иде, - дип ассызыклады район башлыгы.
Бердәй исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева коммуналь хезмәтләргә түләүләрне җыйнау турында сөйләде.
- Халыкның хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә гомуми бурычы 46 миллион сумга җитә. Северная урамы 3 нче, Советская, 4а, 22 нче, Трудовая, 3 нче, Ушковлар, 1 нче, Фомин 8, 12, 14, 17, Чоловский 8, 8а, Юбилейная урамы 1, 3, 7, 9 нчы йортларда яшәүчеләрнең күбесе фатирга вакытында түләү белән аерыла.
"Энергосбыт" ҖЧҖ директоры Исмәгыйл Хафизов энергия белән тәэмин итү һәм ресурсларны саклау мәсьәләләренә аңлатма кертте.
Очрашуда шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина, йорт старостасы Петр Федоров, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре, депутатлар катнашты.
Йорт комитетлары рәисләре проблемалы мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында сөйләделәр. Өлешчә алганда, гомумйорт исәпләү приборларын алар катнашыннан башка язып алмауны үтенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль