Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДН: уртак проблема

Файдаланган су өчен өстәмә түләү билгеләнү проблемасы кискен булып кала. Районның беренче җитәкчесе Игорь Привалов катнашында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җыелышларында гомумйорт ихтыяҗларына файдаланган ресурслар өчен түләүне исәпләүнең дөреслеге турында мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелде. Ни өчен суга ОДН исәпләнергә тиешлеге, квитанциядәге саннарның кайдан килеп чыгуы турында "Бердәм исәпләү үзәге" директоры Елена...

Файдаланган су өчен өстәмә түләү билгеләнү проблемасы кискен булып кала. Районның беренче җитәкчесе Игорь Привалов катнашында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җыелышларында гомумйорт ихтыяҗларына файдаланган ресурслар өчен түләүне исәпләүнең дөреслеге турында мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелде.
Ни өчен суга ОДН исәпләнергә тиешлеге, квитанциядәге саннарның кайдан килеп чыгуы турында "Бердәм исәпләү үзәге" директоры Елена Һадиевага аңлатма бирүен сорап мөрәҗәгать иттек.
- Елена Геннадьевна, счет-квитанцияләрдә ОДН дигән графа килеп чыгу нәрсә белән бәйле?
- "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга йогынты күрсәтү фонды турында" 185 нче Федераль закон нигезендә барлык күпфатирлы йортларда коммуналь хезмәтләргә гомуми исәпләү приборлары куелган. Файдаланган су күләме һәр фатирның индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечен бергә исәпләгәндә, гомуми исәпләү приборы күрсәткеченә тәңгәл килерлек итеп билгеләнә.
- Практикада күренгән-чә, шәһәрдә судан файдалану белән хәл катлаулы. Гомуми йорт приборлары күрсәткечләре буенча, фатирларда яшәүчеләр прибор күрсәткечләрендә билгеләнгәннән артыграк су куллана. Моны ничек аңлатырга?
- Мисал өчен, су исәпләү приборы булмаган фатирда ике кеше теркәлгән, алты кеше яши. Димәк, алар норматив буенча ике кешегә билгеләнгәннән күпкә артыграк су куллана.
Бурмистров урамының 15 нче йортында рейд барышында бер фатирда беркем дә теркәлмәгән булуы, чынлыкта җиде кеше яшәве ачыкланды. Фатирдагы су исәпләү приборы гамәлдән чыккан.
Аерым фатирларда яшәүчеләр исәпләү приборы күрсәткечен киметеп язалар, магнит кулланып, күршеләре "өлешенә" керәләр. Судан бар кеше дә файдалана, ә түләргә теләмиләр. Кайберләре су исәпләү приборы күрсәткечен ай башында 5-10 нчы числоларда язалар. Ә гомумйорт приборлары күрсәткече идарәче компания хезмәткәрләре тарафыннан 20 сеннән 25енә кадәр алына. Бу вакытка индивидуаль исәпләү приборлары файдаланган су күләмен күпкә артыграк күрсәтә, әмма компьютер аны күрми, язылган саннарны эшкәртә. Шулай булгач, фатирдагы су күләме гомумйорт күрсәткеченнән сизелерлек аерыла.
Шуның өчен, файдаланган ресурслар турында аерманы айның 20 нче көненнән башлап бирергә кирәк. Алар 24 нче числоны кертеп кабул ителә. Прибор күрсәткечләрен Интернет аша җибәрергә була.
- Һәр фатирда индивидуаль исәпләү приборы булдыруга ничек ирешергә?
- Закон буенча 2012 елның июленә кадәр торак йортларда яшәүчеләр фатирларына исәпләү приборы урнаштырырга тиеш. Ярты елдан соң моны үтәмәүчеләргә җәза билгеләнергә мөмкин. Димәк, 2013 елга бар кеше дә исәпләү приборларыннан файдаланырга тиеш, шул чакта күрсәткечләрдә аерма булырга тиеш түгел.
Үзләре өчен күршеләрен түләргә мәҗбүр иткән намуссыз кешеләр белән көрәшергә, аларның кыңгыр эшләрен фаш итәргә кирәк.
Шуны да әйтергә кирәк, андый очракларны ачыклау буенча эш башланды. Комиссия 20 йортны тикшереп, 90 нан артык акт төзеде. Мондый рейдлар дәвам итәчәк.
Трудовая урамының 9 нчы йорт комитеты рәисе подъезд буенча билгеләнгән җаваплы вәкил белән исәпләү приборлары күрсәткечләрен киметүнең күпсанлы очракларын барлады. Юбилейная, 5 адресында йорт комитеты рәисе И.Котова һәм подъезд буенча җаваплы Р.Крылова коммуналь хезмәтләргә түләүдә тәртип урнаштыруда үзләреннән өлеш керттеләр. Нәтиҗәдә бу йорт буенча ОДН исәпләү юк. Пушкина, 4, Советская, 16, 24, 6, 8; Ушковлар, 1, 3, 7, 9, Фомин, 13, Юбилейная, 7, 9 йортларында уңай нәтиҗәгә ирешелде.
йорт комитетлары рәисләре, подъездлар буенча җаваплылар, җәмәгатьчелек ярдәме белән мәсьәләдә тәртип урнаштыру мөмкин булыр. Нәтиҗәдә түләүләр тулы күләмдә җыелыр һәм коммуналь хезмәтләр сыйфаты артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары актуаль