Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ольга Боднарьның «Менделеев варислары» проекты «iВолга» грант конкурсында яхшылардан дип табылды

Шушы көннәрдә «iВолга» Идел буе федераль төбәгенең яшьләр форумы тәмамланды. Анда Туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Боднарь җиңү яулады.

«Менделеев варислары» 2018 елда беренче мәртәбә «Сәнгать төне»ндә тәкъдир ителде.

Ольга Боднарь гаризасын «ЛУКОЙЛ» ПАО социаль һәм мәдәни проектларга юллый. «Менделеев варислары» проектын эксперт комиссиясе мавыктыргыч дип таба. Йомгаклар буенча 100 мең акча бирелә.Әлеге средстволарга фәнни химик тәҗрибәләр өчен барлык кирәкле әйберләр дә юнәтелә. Киләсе этап «Татнефть» ПАО грантлары конкурсы була. Ольга шулай ук 142 мең сум күләмендә грант ота. Химик җиһазлар, тәҗрибәләр өчен махсус өстәл, реагентларны саклау өчен шкаф сатып алына.

Күптән түгел “iВолга” Идел буе федераль округы Яшьләр форумының грантлы конкурсы тәмамланды. Проект йомгаклары буенча Ольга «Росяшьләр федераль агентлыгы»ннан 619 мең сум күләмендә грантка ия булды .

Грант средстволары интерактив стенага юнәлтеләчәк. Ул химик тәҗрибәләр, завод мәйданчыклары буенча экскурсияләр үткәрергә кирәк булачак. Ольга сүзләренчә, җыелмалы утыргычлар, саклану средстволары – респираторлар, күзлекләр юнәлтеләчәк.

Ольганың тагын бер идеясе – музей воркшопы. Укучылар белән бергә ул химик тәҗрибәләр һәм уен кушымтасы булдыруны күздә тота.

– Безнең районда, республикада гына түгел, бөтен Россия буенча оештырырга исәплибез. Укучылар белән бергә фикерләрне тагын да баетачакбыз һәм безнең барысы да гамәлгә ашачак, – ди ышаныч белән О.Боднарь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев