Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытылмас вальс, изге теләкләр, конфетти: Менделеевскида ветераннар балы ничек узды

Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнде.

Мәдәният сараенда сигезенче мәртәбә ветераннар балы уза. Анда зирәк яшьтәге вәкилләр, район активистлары, ветераннар һәм пенсионерлар советы әгъзалары катнаша. Кавалерлар ханымнарны вальска чакыралар һәм алар сибелгән конфетти фонында бөтереләләр.
Җыелганнарны Яңа ел белән район җитәкчесе Радмир Беляев котлады. Ул өлкән буын вәкилләренә изге теләкләр юллады:
«Хөрмәтле һәм кадерле зирәк яшь вәкилләре! Сезне ихластан Искечә яңа ел белән котлыйм! Сезнең һәрвакыт актив һәм позитив булуыгызгны телим. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш юлдаш булсын»,-диде Беляев.
Котлау сүзләренә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина кушылды. Ул үзе язган шигырен сөйләде һәм ветераннар белән бергәләп традицион вальста катнашты.
Катнашучылар өчен С. Гассар исемендәге мәдәният сарае иҗат коллективларының бәйрәм концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев