Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Орнитологлар яраланган аккошны коткардылар

Кошны Татар Чаллысы авылыннан ерак түгел тимер юл хезмәткәрләре күреп алалар. Аны коткаруга беренче омтылыш уңышсыз була - сулыктагы аккош үзе янына якын җибәрми. "Түбән Кама" Милли паркы орнитологы Ринур Бекмансуров ныгып җитмәгән боз өстеннән барырга омтылып, суга бата. Күлнең бозы бераз ныгыгач, икенче талпыну ясала. Кардагы эзләр яраланган, хәлсезләнгән...

Кошны Татар Чаллысы авылыннан ерак түгел тимер юл хезмәткәрләре күреп алалар. Аны коткаруга беренче омтылыш уңышсыз була - сулыктагы аккош үзе янына якын җибәрми.

"Түбән Кама" Милли паркы орнитологы Ринур Бекмансуров ныгып җитмәгән боз өстеннән барырга омтылып, суга бата. Күлнең бозы бераз ныгыгач, икенче талпыну ясала. Кардагы эзләр яраланган, хәлсезләнгән кошка төлкеләрдән качарга туры килүе турында сөйли. Мондый каршы тору озакка сузыла алмас иде.
Галимнәр билгеләвенчә, бу төр аккош Кызыл китапка кертелгән. Кошка аткан аучы аны белгәндер. Хәзер аккош Ульяновскиның кыргый кошларны коткару үзәгендә катлаулы операция көтә. Шуны билгеләп китәргә кирәк, бер ай элек Алабуга орнитологлары үзәккә канаты яраланган тагын бер аккошны озатканнар. Кош операциядән соң үзен яхшы хис итә. Яз көне аны Алабугага алып кайтып, шәһәр сулыгына урнаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары яраланган аккош