Парк һәм скверлар көне

Менделеевск шәһәрендә узган елдагы кебек парк һәм скверлар көне киң колач белән узды. Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны сәламләде, парк һәм скверларны чиста һәм тәртиптә тотарга өндәде. "Юность" РМЙ янында иҗат коллективлары катнашында "Алтын көз" исемле концерт булды. Менделеевлылар Лира Улько, Клара Галләмова, "Былина", "Кристалл" җыр һәм бию ансамбльләре һәм...
Менделеевск шәһәрендә узган елдагы кебек парк һәм скверлар көне киң колач белән узды.
Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны сәламләде, парк һәм скверларны чиста һәм тәртиптә тотарга өндәде.
"Юность" РМЙ янында иҗат коллективлары катнашында "Алтын көз" исемле концерт булды. Менделеевлылар Лира Улько, Клара Галләмова, "Былина", "Кристалл" җыр һәм бию ансамбльләре һәм башка сәнгать осталары чыгышын карап хозурландылар. Шул ук вакытта Ленин скверында тематик мәйданчыклар эшләде. Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре "Яраткан Менделеевск" дип исемләнгән якташ шагыйрьләребез, язучыларыбызның китап күргәзмәсен оештырганнар. Алар китап белән кызыксынучыларга "Буккроссинг прочитал-передай" ясалма мөһерле басмаларны өләштеләр. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1980 еллардагы азык-төлек һәм әйберләр күргәзмәсен булдырган.
- Йомырка, икмәк, балык консервысы, лимонад һәм башкаларның бәяләре ничә сум булган? Әлеге һәм башка сорауларга өлкәннәр бик теләп җавап бирәләр һәм ул чорны искә алучылар күп, - ди музей директоры Елена Мещерякова.
БСМ педагоглары Ольга һәм Николай Фадеевлар теләгәннәр өчен рәсем ясау мөмкинлеген булдырганнар. Биредә яшь буын аеруча күп җыелды, кызлар һәм малайлар бик теләп үзләренә ошаган рәсемнәрне ак кәгазьгә ясадылар.
Бу көнне "Юность" РМЙ ишегалдында милли сыйлар күргәзмәсе җәелдерелде. Татар, рус, удмурт, мари, керәшен халкы өстәлләрдә телеңне йотарлык милли ризыклар әзерләп кенә калмадылар, гармун телләренә кушылып дәртле җыр- биюләрен дә тәкъдим иттеләр, аларга узып баручылар да кушылды.
- Шәһәр һәм районда бәйрәмнәр күңелле уза. Төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яши. Алар салават күпере кебек Менделеевск күген балкыта һәм һәркемгә матурлык, җылылык, рухи азык өләшә. Бүгенге бәйрәм шуның ачык мисалы, - ди хезмәт ветераны Ильгизәр Тимергәлиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли6800
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.9100
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш11000
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте13100
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август13800
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте15000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.5900
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.7900
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.19500
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18900
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.16700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика