Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пассажирлар өчен көтү залы ачылды

Бүгеннән менделеевлыларга рейс автобусын көтеп урамда туңып торырга кирәк булмаячак. Пассажирлар өчен автовокзал ябылу зур проблемага әйләнде, аны менделеевлылар җыеннарда, Интернет-форумнарда һәм матбугат битләрендә бер генә тапкыр күтәрмәделәр. - Авылга әти-әниләр янына еш кайтып йөрибез, салкында балалар белән урамда торырга туры килә иде. Районның яңа җитәкчесенә өметләр багладык. Рәхмәт, безне...

Бүгеннән менделеевлыларга рейс автобусын көтеп урамда туңып торырга кирәк булмаячак.
Пассажирлар өчен автовокзал ябылу зур проблемага әйләнде, аны менделеевлылар җыеннарда, Интернет-форумнарда һәм матбугат битләрендә бер генә тапкыр күтәрмәделәр.
- Авылга әти-әниләр янына еш кайтып йөрибез, салкында балалар белән урамда торырга туры килә иде. Районның яңа җитәкчесенә өметләр багладык. Рәхмәт, безне ишеттеләр, - ди Марина Капитонова.
Көтү залында аерым уңайлыклар юк - автобуслар расписаниесе, утыргычлар, җылы батареялар, ләкин баштагы мәлгә болары да җитә. Алга таба бәлки кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән тәэмин итүче эшмәкәр дә табылыр.
Билетларны элеккечә үк автобусларда сатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Пассажирлар љчен кљтњ залы ачылды