Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионер кәҗәне таш әсирлектән коткарган

Безнең даими укучыбыз хезмәт ветераны Николай Архипов чокырдан йорт хайванын чыгарган. Николай Павлович сөйләвенчә, РЭС янында ул мондый картинага тап булган: хатын-кызлар чокырдан нәрсәнедер яки кемнедер чыгарырга телиләр. Битараф булмаган пенсионер ярдәмгә алына. Чокырда мескен тавыш белән кәҗә кычкыра. Хайван анда ничек эләккән? Бик гади: кое капкачсыз була, аны биек...

Безнең даими укучыбыз хезмәт ветераны Николай Архипов чокырдан йорт хайванын чыгарган.
Николай Павлович сөйләвенчә, РЭС янында ул мондый картинага тап булган: хатын-кызлар чокырдан нәрсәнедер яки кемнедер чыгарырга телиләр. Битараф булмаган пенсионер ярдәмгә алына. Чокырда мескен тавыш белән кәҗә кычкыра. Хайван анда ничек эләккән? Бик гади: кое капкачсыз була, аны биек үлән каплый. Янәшәдә бәйләп куелган кәҗә чокырга эләгә дә инде. Әле ярый кое сусыз, һәм, Аллага шөкер, анда бала-чага төшмәгән.
Пенсионер чокырга төшә, кәҗәне күтәрә, ә хатыннар мөгезеннән тартып чыгаралар.
Николай Павлович редакциягә килеп, хуҗасыз люклар проблемасын күтәрде. Мондый канализация һәм суүткәргеч коеларның капкачлары күптән металлоломга тапшырылганлыгы аңлашыла. Ләкин, җитди бәла-каза булмасын өчен, куркыныч урыннар әйләндереп алынырга тиеш.
Николай Архипов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менђ шундый очрак Іђќђне