Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Пенсияләр һәм социаль түләүләр турында

    1 апрельдән хезмәт пенсияләре - 3,41, социаль пенсияләр 14,1 процентка индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды. 1 апрельдән 37 миллионга якын Рәсәй пенсионерының хезмәт пенсияләре 3,41 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме 9,8 мең сум диярлек тәшкил итә. Өч миллионга якын россияленең социаль пенсияләре 14,1 процентка...

    1 апрельдән хезмәт пенсияләре - 3,41, социаль пенсияләр 14,1 процентка индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды.
    1 апрельдән 37 миллионга якын Рәсәй пенсионерының хезмәт пенсияләре 3,41 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме 9,8 мең сум диярлек тәшкил итә. Өч миллионга якын россияленең социаль пенсияләре 14,1 процентка артты һәм уртачасы 5,9 мең сумны тәшкил итә.
    Болардан тыш, 1 апрельдән айлык акчалата түләүләр күләме дә алты процентка артты. Андый түләүләрне Россиядә 16,6 миллион кеше ала.
    Ике ай элек, 2012 елның 1 февралендә, Россия гражданнарының хезмәт пенсияләре 7% ка арткан иде. Моннан тыш, Россия Пенсия фондында хәбәр итүләренчә, августта эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләрен традицион кабат исәпләү булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: