Пионер оешмасына – 90
Шәһәрлеләр пионер оешмасы хәрәкәтенең 90 еллыгын Җиңү мәйданында тантаналы чара белән билгеләп үтте. 1922 елның 19 маенда бөтен ил буенча беренче пионер оешмалары барлыкка килде һәм алар 90 нчы елларга кадәр гамәлдә булды. Бүгенге көндә 30 яшьтән өлкәнрәкләр октябрят һәм пионер булган. Әлеге чара алар өчен балалык, яшьлек елларын искә...
Шәһәрлеләр пионер оешмасы хәрәкәтенең 90 еллыгын Җиңү мәйданында тантаналы чара белән билгеләп үтте.
1922 елның 19 маенда бөтен ил буенча беренче пионер оешмалары барлыкка килде һәм алар 90 нчы елларга кадәр гамәлдә булды. Бүгенге көндә 30 яшьтән өлкәнрәкләр октябрят һәм пионер булган. Әлеге чара алар өчен балалык, яшьлек елларын искә алу һәм мәктәп укучыларына ул чор турында хатирәләрен сөйләү мөмкинлеге бирде.
Укучылар пионер формасы кигән: башларында пилотка, муеннарында кызыл галстук. Барабан каккан тавыш астында мәйданга байрак алып керелде. Алып баручылар - иҗат үзәге шәкертләре Никита Гудовский и Карина Шалина районда пионер хәрәкәте тарихы белән кыскача таныштырдылар.
- Пионер оешмасы сафына кабул итү һәр мәктәп укучысы өчен мөһим вакыйга булды. Балалар оешмалары эшен дәвам итүе һәм традицияләрне яңартуы куандыра, - дип сөйли сәламләү сүзендә район җитәкчесе Игорь Привалов.
Бәзәкә авылында пионер хәрәкәтен оештыручы һәм озак еллар буена җитәкләүче, педагогик эшчәнлек ветераны Рәмзия Мөхетдинова митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
- Пионер - юл яручы, башлап йөрүче, - ди Рәмзия Гәрәевна. - Мин эшләгән елларда мәктәптә төрле яшьтәге балалардан берничә пионер отряды оештырылды, балалар җәмәгать эшендә катнашты, өлкәннәргә ярдәм итте, төрле чаралар үткәрелде, кошлар һәм хайваннар турында кайгырттылар.
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу, шулай ук укучыларның пионер хәрәкәте ветераннарына букетлар бирүе белән чара тәмамланды.
Иҗат үзәге шәкертләре, район балалар думасы әгъзалары шәһәр һәм авыл мәктәпләрендәге оешмалар эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Һәр оешманың үз исеме, девизы, эш планы бар. Мисал өчен 7 нче мәктәптә "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары" юл кагыйдәләрен өйрәнәләр. 1 нче мәктәпнең "Максимум" берләшмәсе җиде юнәлеш - сәламәтлекне ныгыту, спорт, иҗатны үстерү, кече яшьтәге балалар белән эшләү, газета һәм телетапшырулар ясау, гражданин, патриот, лидер тәрбияләү, мәктәп музеен оештыру һәм волонтерлык хәрәкәтен камилләштерү буенча эшли. 4 нче мәктәп оешмасы - "Бөркет балалары", 3 нче мәктәптә - "Изгелек эшләү", "Бәзәкәдә" - "Яшьтәш", "Турайда "Мирас" дип атала. Исемнәре генә төрле, гомумән алар көчле, актив, төрле яктан үсеш алган шәхес тәрбияләү максатын күздә тота.
Әлфия Талыйпова, Рәмзия Мөхетдинова, Татьяна Ориничева, Нәзирә Волкова һәм Ясминур Гыйззәтуллиналар чын пионерларны күрү һәм ишетеп тою мөмкинлеге бирделәр. Алар шул вакытның популяр җырларын башкардылар. Өлкән яшьтәгеләр аларга кушылып җырлады, чөнки ул җырларның сүзләрен кайчандыр бөтен ил яттан белә иде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко пионер хәрәкәте активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина балалар оешмаларының иң яхшы җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырды.
Кичен каенлыкта төрле уеннар булды һәм зур пионер учагы кабызылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.3400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.3800
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.4500
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.3300
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак3400
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10000
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11000
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.10700
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.4000
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.12200
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17200
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14300
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.13900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика