Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Почётлы гражданнар исемлеге тулыланачак

Дүшәмбе көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә "Менделеевск районының почётлы гражданнары" исемен бирү турында тәкъдимнәр тикшерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. РФ Пенсия фондының район буенча идарәсе, район ветераннары һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты өч кандидатка карата үтенечләр тәкъдим итте: Роза Нәфисовна Хәбибуллина. Хезмәт ветераны, 2001...

Дүшәмбе көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә "Менделеевск районының почётлы гражданнары" исемен бирү турында тәкъдимнәр тикшерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
РФ Пенсия фондының район буенча идарәсе, район ветераннары һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты өч кандидатка карата үтенечләр тәкъдим итте:
Роза Нәфисовна Хәбибуллина. Хезмәт ветераны, 2001 елдан 2013 елга кадәр Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе булды, халыкны социаль тәэмин итү өлкәсенә зур өлеш кертте.
Фәрит Бәдретдинович Баһаветдинов (вафатыннан соң). Хезмәт биографиясен Л.Я.Карпов исемендәге химия заводыннан башлаган, 1959 елда ВЛКСМ район комитетын җитәкли, күп еллар гомерен партия эшчәнлегенә багышлый. 1979 елда республиканың сәүдә министры итеп билгеләнә, 1987 елдан бәяләр буенча дәүләт комитеты рәисе.
Любовь Ионовна Сорокина. Сугыш һәм хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе, педагогик эшчәнлектә 30 елдан артык стажы һәм власть структураларында идарә итү тәҗрибәсе бар.
Комиссия әгъзалары "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры, җирле үзидарә шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина кандидатларны яклап чыгыш ясадылар.
Соңгы карарны район һәм шәһәр Советлары утырышларында депутатлар кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Пенсия Менделеевск яналыклары