Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почётлы менделеевлы

Роза Шәрәфиева Пётр Павлович Фёдоровка "Менделеевск шәһәренең почётлы гражданины" исеме бирелде. "Кеше елмая икән, ул гомерен озайта", - дип исәпләгән танылган инглиз язучысы Лоренс Стерн. Бу әйтемне язмабыз герое Пётр Фёдоров белгән микән, ләкин ул яшьлек елларыннан әлеге кредога таянып, әйләнә-тирәдәгеләрне ягымлы елмаюы белән үзенә каратып яшәгән. Ышануы да кыен,...

Роза Шәрәфиева
Пётр Павлович Фёдоровка "Менделеевск шәһәренең почётлы гражданины" исеме бирелде.
"Кеше елмая икән, ул гомерен озайта", - дип исәпләгән танылган инглиз язучысы Лоренс Стерн. Бу әйтемне язмабыз герое Пётр Фёдоров белгән микән, ләкин ул яшьлек елларыннан әлеге кредога таянып, әйләнә-тирәдәгеләрне ягымлы елмаюы белән үзенә каратып яшәгән.
Ышануы да кыен, быел ул 74 нче язын каршылый. Әмма әле дә күтәренке күңелле, энергияле, социаль проблемаларга, әйләнә-тирәдәгеләрнең тормыш ыгы-зыгыларына битараф түгел. Шәхсән миңа П.Фёдоров белән студент елларында танышырга туры килде. Комсомол әйдаманы, төзәтә алмаслык романтик институт коридорларыннан, барысын да энергиясе, идеяләре, изге эшләре белән артыннан ияртеп, өермә кебек үтә иде. Компромиссларсыз, максатка омтылучан студентлар лидеры яшьләр арасында лаеклы абруй казанды, озакламый аны ВЛКСМ шәһәр комитетының беренче секретаре итеп билгелиләр. Карьера баскычының икенче басмасы - КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре вазифасы. Ул 38 ел дәвамында Алабуга һәм Менделеевск районнарының шәһәр һәм район башкарма комитетлары рәисе була.
П.Фёдоров 1985 елда район оештыру комитеты составына кертелә. Һәм хәзер ул вакыттагы оештыру комитетының шәһәрдә калган бердәнбер әгъзасы. Район оешу чоры хәтерендә киеренке ритм, йокысыз төннәр, 37 яңа оешма һәм учреждение төзү, торак, белгечләр җитмәү белән калган.
Һәр кеше, киләчәк буыннарга уңай тәҗрибә тапшырып, җирдә якты эз калдыра. Пётр Павлович та искәрмә түгел. Бала тудыру бүлеге, стоматполиклиника ачылу, Җиңү мәйданын үзгәртеп кору һәм һәлак булган сугышчыларга һәйкәлләр кую, йортларны газлаштыру һәм башкалар - хезмәт ветеранының һәм власть органнары системасының үзенчәлекле отчёты булып тора. Лаеклы ялга чыккач та П.Фёдоров химия предприятиеләрендә коммерция директоры, гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып хезмәт куюын дәвам итә.
Аның фидакарьлеге район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнә. ТАССРның Югары Советы Президиумы, Мәдәният министрлыгы һәм ВЛКСМ ҮК Мактау грамоталары, "Хезмәттәге уңышлары өчен", "Фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" һәм юбилей медальләре гаилә архивында кадерләп саклана. Пётр Павловичның исеме полк, пединститут, Алабуга районы һәм Л.Карпов ис. химзаводның Почёт китапларына кертелгән. Аңа район Советы депутаты һәм ВЛКСМның XVI съезды делегаты мандатлары аеруча кадерле.
Шулай да Пётр Павлович тормышының төп эше дип гаиләсен, балаларын һәм оныкларын тәрбияләүне исәпли. Соңгылары Фёдоровларда дүртәү.
Пётр белән Роза ерак 60 нчы елларда пединститут аудиториясендә очрашалар һәм бераздан гаилә коралар. Һәм, куанычлы, борчулы мизгелләрне уртаклашып, яшьләргә үрнәк булып, 45 ел тормыштан бергә атлыйлар. Фёдоровларның районда беренчеләрдән булып "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнүләре дә очраклы түгел. Роза Касыймовна язмышын педагогика белән бәйләгән. Аны 1 нче мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасы 40 елга чаралар өермәсе, очкынлы җиңүләр, проблемалар һәм шатлыклар белән бөтереп ала. Көчле математик буларак, балаларда "фәннәр патшабикәсенә" мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Укытучының педагогик хезмәте "СССРның халык мәгарифе отличнигы" билгесенә лаек булган.
Ир белән хатын сүзләренчә, үз вакытында балаларына күп игътибар бирә алмыйлар, әмма алар җаваплы, мөстәкыйль булып үсәләр, яхшы укулары, тырышлыклары белән сөендерәләр. Белем алып, икесе дә тормышта үз урыннарын табалар. Альберт әти-әнисе сукмагыннан китә, хәзер 3 нче мәктәпне җитәкли. Светлана - Казан медицина академиясенең терапия кафедрасы доценты. Фёдоровларның балалары һәм оныклары талантлы, инициативалы һәм хезмәт сөючән. Бу - һичшиксез, һәр эштә уңыш тәэмин итүче гаилә бердәмлеге рухы.
Яраткан балаларының һәм оныкларының визиты ата-анага чын канәгатьлек китерә. Ә яз җитү белән бакча сезонына әзерләнә башлыйлар. Алар җирдән башка яши алмыйлар, мавыгып яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр, кызыналар, су коеналар. Пётр Павлович һәм Роза Касыймовна һәрвакыт бергә, аларның талисманы булып мәхәббәт тора, ә династиянең нигезе - тынгысыз һәм тормышны яратучы гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск