Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Поездда каникуллар. Ул ничек булды...

    Каникулларны һәркем үзенчә үткәрә, әмма күпләр алга таба эшләр өчен көч тупларга, ялларны яхшы итеп уздырырга тырыша. Менделеевск яшьләре каникулны ничек уздырырга ярата? Каникул вакытында эшләүчеләр дә табыла, кайберләре гадәти булмаган һөнәрне сайлыйлар. Алар исәбендә Алиса һәм Лариса Спиридоновалар да бар. Кызлар ике җәй рәттән ерак араларга йөрүче поездларда озатучы...

    Каникулларны һәркем үзенчә үткәрә, әмма күпләр алга таба эшләр өчен көч тупларга, ялларны яхшы итеп уздырырга тырыша. Менделеевск яшьләре каникулны ничек уздырырга ярата? Каникул вакытында эшләүчеләр дә табыла, кайберләре гадәти булмаган һөнәрне сайлыйлар.
    Алар исәбендә Алиса һәм Лариса Спиридоновалар да бар. Кызлар ике җәй рәттән ерак араларга йөрүче поездларда озатучы булып эшлиләр. Без бу һөнәрнең үзенчәлеген һәм аларны нәрсәсе белән җәлеп итүен сорашып белергә булдык.
    - Ни өчен елның озак көтеп алган вакытын пляжда ял итеп үткәрергә түгел, ә поездда озатучы булырга карар кылдыгыз?
    - 2012 елның җәе якынлашканда безгә - Кама дәүләт автомеханика техникумына студентлар отрядлары җитәкчеләре килде. Араларында педагогик һәм төзелеш оешмалары вәкилләре дә бар иде. Алар җәй көне ерак араларга йөрүче поездларда проводник булып эшләү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Идея безне кызыксындырды. Бу бит акча эшләп алу һәм, шул ук вакытта, Россия буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге бирә.
    - Махсус укулар булдымы?
    - Әйе, әлбәттә. Без, бер төркем студентлар, атнага өч тапкыр лекция тыңларга йөрдек. Анда барысына өйрәттеләр: поезд төзелеше, билгеләнгән урынга бару юлында һәм килеп җиткәч проводникның бурычлары һ.б.лар турында сөйләделәр. Без ике айга якын укыдык. Аннан укыган җирдә имтихан бирдек. Эш урынында шулай ук телдән сынау үттек.
    - Поездда эш көне тәртибе белән таныштырыгыз әле.
    - Без сигез сәгать эшләдек, дүрт сәгать йокладык. Ике вагонга өч озатучы булды, бер проводник ял итә, икесе - сменада. Сменада вакытта пассажирның чыгу бланкын тикшерү зарур. Аннан озатучы вагонда чисталык, тәртип сакларга, кайнар суның даими булуын күзәтергә тиеш.
    - Эшләү чорында аеруча истә калган мизгелләр булдымы?
    - Андый очраклар күп булды. Без ике юнәлештә: Түбән Тагил-Адлер һәм Түбән Тагил-Новороссийск маршрутлары буйлап йөрдек. Новороссийскига барганда "Казан" станциясендә туктарга туры килә. Дөресен әйткәндә, бу безнең иң яраткан станция иде. Чөнки туган Татарстаныбыз, Казанда безгә яңа пассажирлар, бигрәк тә татарлар өстәлә. Алар белән татар телендә сөйләшә башлагач, гаҗәпләнүләренең чиге булмый. "Бу поездда күпме йөрибез, татар кызларын беркайчан да очраткан булмады", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Шундый мизгелләр бигрәк тә истә калган. Күп кенә пассажирлар белән хәзер дә элемтәдә торабыз, аларның кайберләре безне Казанга кунакка чакыралар.
    - Эш вакытында нинди шәһәрләрдә булырга туры килде?
    - Саратов, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону һ.б.шәһәрләрне күрдек. Аларның һәркайсы матур һәм үзенчәлекле, кабатланмас.
    - Сезгә гадәти булмаган йомыш белән мөрәҗәгать итүчеләр очрадымы?
    - Гомумән алганда, пассажирлар безгә станцияләр расписаниесен сорап, стакан, калак һәм башка сәфәргә кирәкле әйберләр алыр өчен керделәр. Еш кына шоколад, лимонад, печенье, чәй һ.б.ларны сатып алу өчен мөрәҗәгать иттеләр. Пассажирларга аралашыр кеше булмаса да, безнең янга керделәр, тәм-томнар белән сыйладылар.
    - Җәй көне тагын озатучы булып эшләргә теләгегез бармы?
    - Ике ел рәттән поездда эшләгәннән соң, үзебезне яңа шөгыльдә сынап карарга теләк бар.
    Ләйсән Галиуллина, КФУ студенты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: