Полиция Кыш Бабае
Шундый исемдә Бөтенроссия акциясе башланды. Аны берничә ел рәттән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә оештыра. Хәйрия акциясенең максаты-кыен тормыш хәлендә калган балаларга бәйрәм бүләк итү. 18 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында азкеремле, уңышсыз, күпбалалы гаиләләр һәм балигь булмаганнар эшләре комиссиясендә профилактик исәптә торган 62 балага яңа ел бүләкләре...
Шундый исемдә Бөтенроссия акциясе башланды. Аны берничә ел рәттән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә оештыра. Хәйрия акциясенең максаты-кыен тормыш хәлендә калган балаларга бәйрәм бүләк итү.
18 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында азкеремле, уңышсыз, күпбалалы гаиләләр һәм балигь булмаганнар эшләре комиссиясендә профилактик исәптә торган 62 балага яңа ел бүләкләре өләшенәчәк.
24 декабрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча төркемнең өлкән хезмәткәре Сергей Метальников җитәкчелегендә полициянең участок вәкиле Альберт Юнысов, балигь булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы Алиса Әхмәтшина, 1 нче мәктәпнең "Максимум" үзидарә советы әгъзалары һәм редакция хезмәткәрләре Пушкин урамының 3 һәм 5 нче йортларында яшәүче һәм "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче балаларга татлы бүләкләр, йомшак уенчыклар, китаплар, кием-салымнар һәм уку-язу өчен кирәк-яраклар өләштеләр. Кыш Бабай һәм Кар кызы, малайлар һәм кызларны якынлашып килүче 2015 ел белән котлап, яхшы укырга, тәртипле һәм тәүфыйклы булып үсәргә дигән теләкләр юлладылар.
Барлык ата-аналар исеменнән Марина Красильникова һәм приют шәкертләре бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.3200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.3700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.4100
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.4600
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр3500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика