Поселокта заманча балалар мәйданчыклары булачак

2 нче мәктәптә район башлыгы, муниципалитет вәкилләре һәм район службаларының "Поселок" территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе халкы белән очрашуы "Юность" район мәдәният йортының концерт бригадасы чыгышы белән башланды. Солистлар Виктор Никифоров, Надежда Бакаева, Вячеслав Байрамгулов, Ксения Дунаева моңлы җырларын залдагылар хозурына тәкъдим иттеләр. Халык җыенында "Поселок" ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова башкарылган...
2 нче мәктәптә район башлыгы, муниципалитет вәкилләре һәм район службаларының "Поселок" территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе халкы белән очрашуы "Юность" район мәдәният йортының концерт бригадасы чыгышы белән башланды. Солистлар Виктор Никифоров, Надежда Бакаева, Вячеслав Байрамгулов, Ксения Дунаева моңлы җырларын залдагылар хозурына тәкъдим иттеләр.
Халык җыенында "Поселок" ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады.
- Биредә 1580 кеше яши, шуларның 530ы пенсионерлар, бер Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 сугышта катнашучының толы. ТИҮ каршында иҗтимагый Совет төзелде. Халыктан кырыктан артык телдән һәм язма рәвештә гаризалар кабул ителде, аларны гамәлгә ашыру өчен шактый эшләр башкарылды. Бүгенге көндә заманча балалар мәйданчыгы юк, здравпункт мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барыла, - дип белдерде Екатерина Максимовна.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм әлеге территориядә инфраструктура үсеш турында шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе Александр Белоногов сөйләде. ТИҮдә оператив хәл белән полициянең өлкән участковый упономоченные Сергей Куликов таныштырды.
Поселок халкы балалар мәйданчыгы булдыру, Садовая, Подгорная урамнарында юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, рейслы автобус хәрәкәте, су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне күтәрде. Халык гозерләре контрольгә алынды.
Район башлыгы Валерий Чершинцев социаль-икътисадый үсешкә һәм киләчәктәге планнарга җентекле тукталды.
Валерий Сергеевич "Поселок" ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецованың "ТРсының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" бәйгесендә беренче урын яулавы, 665 мең грант отуы һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде. Әлеге средстволар балалар мәйданчыклары булдыруга тотылачак.
Ахырда шәһәрне төзекләндерүдәге ярдәмнәре өчен Стахеевлар һәм Бәдретдиновлар гаиләләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.3700
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш5700
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9300
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август9700
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте10500
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды10700
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.9800
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.11100
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.5400
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак20900
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика