Постамент бар, һәйкәл куелмаячак
Менделеевлылар газета битләрендә күтәргән сорауларның барысын да без район Башкарма комитетына юллыйбыз. Шушы көннәрдә Менделеевск Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдиновтан газета укучыларның кайбер мөрәҗәгатьләренә җавап килде. "Химиклар урамының 5 нче йортында яшәүчеләр исеменнән балалар мәйданчыгын төзекләндерүне күтәрәм. Биредә атынгычлар, таучыклар ватык, балаларга уйнар урын юк". Галина Овечкина Җавап: Химиклар урамындагы...
Менделеевлылар газета битләрендә күтәргән сорауларның барысын да без район Башкарма комитетына юллыйбыз. Шушы көннәрдә Менделеевск Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдиновтан газета укучыларның кайбер мөрәҗәгатьләренә җавап килде.
"Химиклар урамының 5 нче йортында яшәүчеләр исеменнән балалар мәйданчыгын төзекләндерүне күтәрәм. Биредә атынгычлар, таучыклар ватык, балаларга уйнар урын юк".
Галина Овечкина
Җавап: Химиклар урамындагы 5 нче йорт ишегалды "Спецстрой" предприятиесенә беркетелгән.
"Химиклар аллеясында Петр Капитонович Ушковка һәйкәл кайчан куелачак", - дип сораган иде Равил Шәйдуллин.
Җавап: Химиклар аллеясында П.К.Ушковка һәйкәл кую планлаштырылмый.
"Интернационалистлар бульварында ни өчен тәзекләндерү эшләре туктатылды?"
Анастасия Конюхова
Җавап: Юбилейная урамындагы Интернационалистлар бульварында 2013 елга планлаштырылган төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Торшер яктыртуын урнаштыру, эскәмияләр һәм урналар кую 2014 елга планлаштырылган.
"Хуҗасыз этләр шәһәрлеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Аларның кешеләргә һөҗүм итү очраклары булды", - дип хәбәр итә Е.Козакова.
Җавап: Хуҗасыз этләрне тоту салкыннар башлану белән оештырылачак.
"Тын Тауда яшәүчеләр тимер юл аркылы салынган күпердәге тротуарларның начар торышына зарланалар, аеруча өлкәннәр үтә алмый", - дип яза Халидә Фәрхетдинова.
Җавап: Юлның бу участогы "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы булган Куйбышев тимер юлы балансында. Район муниципалитеты әлеге объектны норматив торышка китерү турында баланс тотучыга берничә тапкыр мөрәҗәгать юллады. Хәзерге вакытта күперне муниципаль милеккә тапшыру эше бара. Объект шәһәр балансына кабул ителгәннән соң, аны тотуга игътибар биреләчәк.
Ленин, Северная урамнарында яшәүчеләрне карт агачлар торышы борчый.
Җавап: Карт агачларны кисү эшләре 2013-2015 елларга төзекләндерү программасы кысаларында башкарылачак.
Профсоюзная урамының 3 нче йортында яшәүчеләр капиталь ремонт үткәрү кирәклеге белән редакциягә күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр. Николай Архиповның хатына мондый җавап килде:
Бу йорт 2008 елда капиталь ремонт программасында катнашкан, фасад, кайнар һәм салкын су белән тэмин итү, канализация, электр белән тәэмин итү челтәре ремонтланган. Ремонтлау программасында финанслау җитәрлек булмаганлыктан, калган эшләр башкарылмаган. Шунлыктан, йорт ремонтланып бетмәү программасына кертелде, ул средстволар бүлеп бирелү белән башкарылачак.
Рауза Тастемирова Химиклар урамындагы 7 нче йорт подвалының антисанитар торышы турында язган иде.
Җавап: Химиклар урамының 7 нче йортында "Комфорт Успех+" ҖЧҖ хезмәткәрләре көче белән канализация системасындагы төзексезлек бетерелде, дератизацияләү эшләре башкарылды. Хәзер су акмый. Төзелеш чүп-чары подвал биналарын җыештыру графигы нигезендә чыгарылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10900
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика