Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Православие динендәге менделеевлылар Качману бәйрәмен билгеләделәр

Шәһәрлеләрнең күбесе «Ушковлар утраулары» паркындагы бәке янына җыелды, кайберләре Тын Тау бистәсендәге чишмәгә юл алды.

Һава торышы узган елдагыга охшамаган. Качману суыклары урынына һава температурасы нибары –3 градус.

«Ушковлар утрауларына» гаиләләре белән килүчеләр бар. 11 сәгатьтә буадагы су изгеләндерелде. Әлеге йоланы Владимир атакай үтәде.

Шәһәр һәм район халкын Валерий Чершинцев сәламләде. Традиция буенча җитәкче иорданьдә коенып чыкты.

Коену урыны шугалак булмасын өчен махсус япма белән җиһазландырылды.

Буага төшү өчен күперчек һәм агач баскычлар булдырылды. Янәшәдә киенү һәм чишенү, җылыну урыннары әзерләделәр. Биредә коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кизү торды. Хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклады. Богоявление чиркәве янындагы чишмә буенда да халык бихисап иде. Шәһәрлеләр анда изгеләндерелгән су алырга бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев